Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ныклы гаилә – ныклы дәүләт

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме уңаеннан 6 июль көнне шәһәребез паркында күркәм традиция буенча Әлмәтебезнең горурлыгы булырлык, озак еллар бергә гомер кичергән гаиләләрне, яңа өйләнешкән парларны тәбрик иттеләр.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бик зур мәгънәгә ия. Тормышның асылы нәкъ әлеге өч төшенчәгә бәйле ич. Соңгы дүрт елда гына уздырылучы әлеге бәйрәм яшьләр, бигрәк тә өйләнергә теләүчеләр арасында бик популяр. Шуңа да 8 июль алдыннан калабызда законлы никахларын теркәүче парлар башка атналарга караганда күп булулары белән аерылып торган. Барлыгы 63 пар узган атнада гаилә корган, шул исәптән җомга көнне шәһәребездә 16 туй гөрләп үтте. Парк буйлап салмак кына атлаган яңа өйләнешкән парларның кайберләре бәйрәм сәхнәсенә дә чакырылдылар. Яшьләрне Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Р.Шәйхаттаров тәбрик итте: "Гаиләнең җәмгыятьтә тоткан урыны аеруча әһәмиятле. Гаилә һәрвакыт рухи-әхлакый кыйммәтләрне, милли культураны, буыннар бәйләнешен саклауга зур өлеш кертте һәм бу киләчәктә дә шулай булачак. Дәүләтебезнең ныгуы, үсеше шулай ук гаиләләргә бәйле. Никахыгыз гомерлек булсын, яшь парлар. Бер-берегезнең кадерен белеп яшәгез".

Законлы никахларын теркәгән 9 парга бу көнне истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Иңне-иңгә куеп, 30-35 елдан артык бергә яшәүче парларга Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә аерым игътибар күрсәтелде. Слесаревлар, Газизовлар, Паймуллиннар, Хәбибуллиннар, Насыйбуллиннар, Гарифуллиннар, Беляевлар гаиләдә дә, хезмәт урыннарында да ихтирамга лаек затлар. Алар адресына сәхнә түреннән бары тик җылы сүзләр генә яңгырады. ЗАГС идарәсе начальнигы Р.Заһретдинова күркәм парларны котлап, һәммәсенә бүләкләр өләште.

Бәйрәм барышында гаиләләрендә икенче һәм аннан соңгы балалар туган әти-әниләргә ана капиталын алуга сертификатлар да бирелде. Әлеге документка Ганиевлар, Хафизовлар, Җиһангировлар, Фазыловлар, Каһировлар, Пантявиннар, Галямовлар, Исаковлар, Арслановлар, Букиннар, Малышевлар, Хәкимовлар ия булды. Аларга Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Л.Бикмансурова изге теләкләрен юллады.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250