Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нефть институтында белем алучы ятимнәр ятим түгел

Нефтьчеләрнең даими кайгыртучанлыгын тоеп яшәгән Әлмәт дәүләт нефть институтында белем алучы ятимнәр тагын бер бүләк алды. Бу юлы аларны иминиятчеләр сөендерде - 41 студентның һәммәсенә бәхетсезлек очрагыннан иминиятләнүләре турындагы сертификатлар тапшырылды.

Тормыш катлаулы. Кемнәрнедер ул сыный, ачы язмышка дучар итә, икенче берәүләргә колачын җәя. Беркем дә киләчәгенең нинди буласын алдан төгәл генә белә алмый. Әмма үзеңнең тырышлыгың, үҗәтлегең, туры юлдан тайпылмавың, иң мөһиме, сабырлыгың, күркәм холкың белән якты, имин киләчәккә өмет тотарга була. Әлмәт нефть институты җитәкчелеге ятимнәргә белем һәм тәрбия бирүдән тыш әнә шуларны да иңдерергә тырыша. 41 бала - 41 язмыш. Арада әти-әниләрен бөтенләйгә югалтканнар да, йөрәк җылысын биреп, кадерләп үстерергә тиешле якыннары ата-ана хокукыннан мәхрүм ителеп, ятим исемен күтәрергә мәҗбүр булучылар да бар.

- Алар безнең уку йортында үзләрен кимсенгән итеп сизмиләр, - диде институтның студентлар профсоюзы комитеты рәисе Гөлнара Борһанова. - "Татнефть" компаниясендә безнең югары уку йортында белем алучы ятимнәрне социаль адаптацияләү программасы 2002 елдан бирле эшли.

Ятимнәр институт аудиториясенә утыру белән үк кайгыртучанлык тоя башлыйлар. Иң беренче итеп алар "Татнефть" ААҖ бүлекчәләренең берсенә беркетеләләр. Әлеге предприятие белән шулай итеп ике арада тыгыз элемтә урнаштырыла. Студент шушында практикасын уза. Әгәр җәен эшлисе килә икән, аңа биредә эшкә урнашу, акча эшләп алу мөмкинлеге тудырыла. Предприятие уку чорында да ярдәменнән ташламый. Кирәк булса, торагын ремонтлый, матди ярдәмен күрсәтә.

Бүген чыгарылыш студентларына белгечлекләре буенча эш табуы җиңел түгел. Ә менә нефть институтында белем алучы ятимнәргә бу хакта баш ватасы юк. Алар беренче курста ук хафаланмый, ничек эш табасына борчылмый тынычлап белем эсти ала. Чөнки үзләре беркетелгән предприятиенең кулга диплом алгач та эш белән тәэмин итәсен белеп торалар.

Ятимнәр 2002 елдан алып һәр елны Кара диңгез буена ял итәргә бара. "Татнефть" акчаны ял итүгә генә биреп калмый, "кесә" чыгымнарына да жәлләми. Студентлар арасында кайберәүләрнең хыялында гына булган Кара диңгез ярында өчәр-дүртәр тапкыр барып кызынып, рәхәтләнеп ял итеп кайтучылар да бар.

Студент тоту җиңел түгел. Аны әле яшәү урыны белән дә тәэмин итәргә кирәк. Кеше фатирында торган өчен бүгенге түләүләрдән әти-әниләрнең чәчләре үрә торырлык. Ник дигәндә, әле бит аны ашатасы-эчертәсе, киендерәсе, күпчелек очракта укуына да түлисе бар. Нефтьчеләр бу якны да искә алган - ятимнәргә тулай торактан урыннар бирелгән һәм алар биредә бушлай яши. Дәүләт стипендиясенә матди ярдәмне дә кушсаң, мәшәкатьсез яшәргә була.

Менә тагын бер ярдәм. Студентлар аны кирәкле дип бәяләде. Чынлап та, тормышта ниләр булмаска мөмкин. РОСГОССТРАХның Әлмәт шәһәрендәге агентлык җитәкчесе Гөлсинә Сарачева ятимнәргә сертификатлар тапшырып, быелдан башлап аларның тормышларының ел саен иминиятләнәчәген җиткерде. Бу - тагын бер кайгыртучанлык.

АГНИ ректоры Александр Емекеев мондый кайгыртучанлыкка студентларның да җавабы булырга тиешлеген искәртте.

- Тырышып укыгыз, сәламәт яшәү рәвеше белән дус булыгыз, институтның җәмәгать тормышында актив катнашыгыз, үзара ярдәмләшеп, тату, бер-берегезне кыерсытмыйча яшәгез. Сездән җавап итеп әнә шулар сорала. Без сезне тормыш иркендә калдырмаячакбыз - бу "Татнефть" компаниясенең позициясе, - диде ректор.

Студентлар үз чиратында рәхмәтләрен җиткереп, ышанычны аклаячакларын белдерделәр.

 

Эльмир Мөхетдинов, V курс студенты:

- Мин нефть һәм газ факультетында укыйм. Беренче курстан ук кайгыртучанлык, ярдәм тоеп яшим. Диңгездә ял итеп кайттым, аннан җәй көне үз белгечлегем буенча "Ямашнефть" идарәсендә эшләдем. Киләчәктә хезмәт юлымны шунда дәвам итәргә, Әлмәттә калырга телим. Мин үзем Башкортстаннан. РОСГОССТРАХның да безне иминиятләве бик яхшы дияр идем. Бигрәк тә бүгенге чорда мондый ярдәм бик кирәк. Бәхетсезлек аяк астында, диләр бит.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса