Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәпләр яңарыш кичерә

Узган атнада журналистлар десанты мәгариф учреждениеләрендә уздырылучы капиталь ремонт программасы кысаларында 1961 елда нигез салынган Урман Кәләе урта мәктәбендә булып кайтты.

Биредә "СК-Стройкомплект +" подрядчы оешмасы (директоры Н.Асылкаев) тарафыннан башлангыч сыйныфлар бинасында эшләр төгәлләнүгә таба бара - күрсәткечләр куандырырлык. Моннан тыш шәһәребезнең 2 һәм 7 нче мәктәпләрендә дә капиталь ремонт тулы көченә алып барыла.

Әлеге программа өч елга исәпләнгән һәм ул 30 ел элек төзелгән белем йортларын яңартуны үз эченә ала. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчалар тәрәзәләрне алыштыруга, түбәне, эчке инженерлык коммуникацияләрен, бинага керә торган урыннарны ремонтлауга, эчке ишекләрне яңартуга һәм санузелларга капиталь ремонт уздыруга юнәлтелә. Шулай итеп, 2 нче мәктәпкә 7,407 миллион сум, 7 нче мәктәпкә 7,353 миллион сум, Урман Кәләе мәктәбенә 5,128 миллион сум акча бүленгән. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары И.Габдуллин сүзләренә караганда, бездә башка чыганаклардан да средстволар юнәлтелгән. Муниципаль район башлыгы М.Салихов ярдәме белән җирле бюджеттан 7 нче һәм Урман Кәләе мәктәбенә өстәмә 9,9 миллион сум акча бирелгән. Нефтьчеләр бу мәсьәләдә дә игътибарсыз калмаган, Ш.Тәхаветдинов җитәкчелегендәге "Татнефть" ААҖ 5,8 миллион сум күләмендә финанс ярдәме күрсәткән.

Урман Кәләенең башлангыч сыйныфлар мәктәбе 1 атнадан соң бөтенләй башка төс алачак, төзекләндерелгән, яңартылган бина, якты, иркен бүлмәләр хәзердән үк "курчак өен" хәтерләтә. Ә төп бинада әле башкарасы эшләр байтак, алар график нигезендә алып барыла.

Калган ике белем учреждениесе дә балаларны яңа уку елында күңелле үзгәрешләр белән сөендерәчәк. 2 нче мәктәптә әлеге вакытта фасад, түбә төзекләндерелә, чишенү бүлмәсенә ремонт ясала. Биредә шулай ук спорт-теннис корпусы да яңартылачак. 7 нче мәктәптә исә иске корпуста бик күп эшләр планлаштырыла. Бүген төзүчеләр тәрәзәләрне, электр проводларын алыштыру һәм косметик ремонт ясау белән мәшгуль. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Самойлов билгеләгәнчә, программага кертелгән әлеге мәктәпләргә 50 елдан артык, шуңа да биналарның тузганлыгы аңлашыла.

Бу көнне журналистлар үзләре өчен тагын бер яңалык ачты - мәгариф идарәсе начальнигы Н.Хәйдарова 1983 елда үзенең педагогик хезмәт юлын Урман Кәләе мәктәбендә башлаган, укучыларга тарих теленнән белем биргән. Наҗия Мисбаховна очрашу барышында ул еллардагы истәлекләре белән уртаклашты һәм белем учагының программага кертелүе өчен сөенечен белдерде. Шунысын да әйтергә кирәк, мәктәпнең хәзерге директоры булып Н.Хәйдарованың укучысы Н.Савинова эшли. Ул үз чиратында укытучысы белән горурлануын һәм иң яхшы сыйфатларны тәрбияләве өчен рәхмәтен белдерде.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250