Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Мәктәп укучылары хәрәкәте» туган көнен билгеләп узды [+ФОТОЛАР]

Әлмәт районы Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенә кушылганга шушы көннәрдә бер ел булды.

 Әлеге уңайдан балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә зур чара узды. 
Мәктәп укучылары урамда флешмоб оештырып кына калмады, ә килгән кунакларга үзләренең эшчәнлеге хакында сөйләде. Мәктәп укучылары хәрәкәте элекке пионер отрядлары кебек оешма санала. 
– Нәкъ ике ел элек 29 октябрь көнне Россия Президенты әлеге хәрәкәтнең оешуын раслаган иде. Бер ел узгач Әлмәт укучылары да аңа кушылды. Инде төгәл бер ел узып та киткән һәм без хәзер Әлмәт районында формалашкан хәрәкәтнең туган көнен билгеләп узабыз. Үзем дә балачакта мәктәп каршында эшләүче пионерлар отрядларына кергәнем хәтердә. Хәзер менә бу хәрәкәткә керүчеләрне багышлыйбыз. Лидер сыйфатларны формалаштыруда әлеге хәрәкәтнең әһәмияте зур дип уйлыйм, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева. 
Кайсы гына туган көн тортсыз була икән? Хәрәкәткә керүчеләргә зур торт та чыгардылар. Алар барлык кунаклар алдында хәрәкәт кануннарын үтәп, лаеклы мәктәп укучылары булырга сүз бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса