Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәҗит Салихов – “Закон территориясе” бәйгесе җиңүчесе

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов "Закон территориясе" республика бәйгесендә "Муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен" номинациясендә җиңүче булып танылды.

Тантаналы чара ТР Эчке эшләр министрлыгында булып узды. Җиңүчеләргә дипломнарны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равиль Муратов тапшырды.

Быел әлеге бәйге 6 нчы тапкыр үткәрелде. Анда катнашу өчен 196 кеше гариза язган булган, алар арасыннан 6 номинациядә 35 җиңүче сайлап алынган. Җиңүчеләр сафында Әлмәт вәкилләре дә бар.

"Хокук тәртибен саклау эшчәнлегенә ярдәм итүгә керткән саллы өлеше өчен" номинациясендә I урынны УК "Система-Сервис" ҖЧҖ директоры Марат Җәләтов яулады.

"Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча эшче студентлар формированиесе үзәге" МБУ директоры Юрий Медяков "Җәмәгатьчелекне җәлеп итеп җәмәгать тәртибен саклауга керткән саллы өлеше өчен" номинациясендә җиңүгә иреште.

"Яшь буынны тәрбияләүгә, яшьләрдә һәм яшүсмерләрдә җәмгыятьнең хокукый нигезләренә хөрмәт формалаштыруга керткән өлеше өчен" номинациясендә 18 нче мәктәп директоры Нина Дмитриева II урынга лаек булды.

Л.Сибгатуллина,

Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаменты.

Фото ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәгеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250