Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәҗит Салихов: “Игеннәрне урып-җыюны махсус контрольгә алырга кирәк”

Район башлыгы Мәҗит Салихов бүген президент белән видеоконференция үткәч үк авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә шундый наказ бирде.

"Һава хәле гел үзгәреп тора. Һәр көнне максималь дәрәҗәдә файдаланырга кирәк. Көтмәгез, алга таба яхшы һавалар булмас. Иң төп бурыч - уңышны вакытында һәм югалтусыз җыеп алу! Моннан тыш, хөрмәтле җитәкчеләр, җитештерү культурасына игътибар итәргә кирәк", - диде район башлыгы.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, уртача уңыш гектарына 20 ц тәшкил итә. Бөртеклеләрнең гомуми мәйданы 45 мең гектардан артыграк. 12 августта Әлмәттә (Кичүчат басуында) республиканың 10 районы вәкилләре катнашында туфрак эшкәртү темасына семинар-киңәшмә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса