Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәгариф үсеше укытучы кулында

Мәгариф тармагының уңышлы үсеше өчен шартлар тудыру мәсьәләләренә багышланган август киңәшмәсендә дә укучыга иҗади һәм тәнкыйтди фикер йөртүче укытучы гына төпле гыйлем бирә ала дип ассызыкланды.

Идарә начальнигы Наҗия Хәйдәрова чыгышыннан аңлашылганча, Әлмәтнең республика алдында йөзе кызармаслык уңышлары бар: "Алгарыш" проекты, "Иң яхшы укытучы", "Укытучы-тикшерүче" кебек һәм башка грантларда җиңүләре дә, укучыларның төбәк, республика, Россия күләмендә оештырылган фәнни форумнарда уңышлы катнашуы да, сәләтле балалар белән эшчәнлек тә үрнәк булырлык. Мәгариф инфраструктурасы үсеше буенча да (быел гына да Әлмәт районы мәктәпләрен капиталь төзекләндерүгә республика, төбәк казнасыннан һәм "Татнефть" ААҖ нән 46 млн сумнан артыграк акча бирелгән!) республикада әйдәп баручы саналган әлмәтлеләрнең ирешкән уңышлары тармак проблемаларына күләгә ясый алмый.

Наҗия Хәйдәрова билгеләп үткәнчә, соңгы 2 ел эчендә Әлмәт районында 208 укытучы эштән киткән. Шуларның 32 се генә эшен лаеклы ялга чыгу сәбәпле туктаткан. 165 мөгәллим эшчәнлек өлкәсен алыштырган. Педагогия уку йортларын тәмамлаучылар гомумбелем бирү учреждениеләренең кадрларга ихтыяҗын каплап бара алыр идее - эшкә кайткан белгечләргә урында төпләнеп калу мөмкинлеге булса. Торак проблемасы һәрвакыттагыча кадрлар кытлыгына төп сәбәп булып тора. Бүгенге көндә Әлмәт мәктәпләрендә математика, физика, химия, биология кебек фундаменталь фәннәрдән укытучылар җитешми. Укуын бетереп эшкә кайткан, ләкин теркәлү урыны башка төбәктә булган укытучылар биредә социаль ипотека программасына да эләгә алмый. Нинди генә заманча укыту чаралары үзләштерелеп, уңайлы шартлар тудырылмасын, кадрлар проблемасы хәл ителми торып, уңай үзгәрешләргә өметләнү буш хыял. Шуны искәртеп мәгариф идарәсе җитәкчесе Наҗия Хәйдәрова район башлыгына яшь белгечләрне торак белән тәэмин итүне җайга салуны сорап мөрәҗәгать итте.

Проблемалар турында сүз барганда районның баш мөгәллиме авылларда укучылар саны кимүен дә ассызыклады. Каршылыклы хәл: 1 нче сыйныфка баручылар саны артуга карамастан укучыларның гомуми саны кими. Шул сәбәпле аз комплектлы мәктәпләрдә сыйныфларны берләштерергә мәҗбүрләр. Ә бу үз чиратында белем бирү сыйфатына тискәре йогынты ясый. Димәк, авылда мәктәп ябылуга сәбәп була. Яңа уку елыннан гомум белем бирү учреждениеләренең структурасы да үзгәрә: башлангыч белем бирү 12 мәктәпнең филиалларында гамәлгә ашырылачак.

Шәһәр мәктәпләрендә дә кыенлыклар чыгарга тора. Балалар саны күп булу нәтиҗәсендә укыту 2 сменада оештырылган гомумбелем бирү йортларында мәктәптән тыш эшчәнлеккә вакыт та, урын да булмаячак. Ә әлеге юнәлеш яңа уку елында өстенлекле буларак билгеләнде. Бу өлкәдәге тәҗрибә белән август киңәшмәсендә балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге, физик культура һәм спорт идарәсе вәкилләре уртаклашты. Түбән Мактаманың 2 нче урта мәктәбе директоры Мәдинә Закированы тыңлаганда, бу мәктәптә тормыш кичке сәгать 8 гә кадәр түгел, тәүлегенә 24 сәгать кайныйдыр, дигән фикер калды.

Укытучылар форумында катнашкан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин чыгышында балаларны иҗади һәм физик яктан үстерүгә йөз тотып, мәктәпне төп вазифасыннан читкә юнәлтүдән сакланырга киңәш итте һәм төбәкнең мәгариф системасындагы игътибарга лаек мәсьәләләренә тукталды. Белем мониторингы нәтиҗәләренә нигезләнеп, министр урынбасары биремнәрнең күп дигәндә 68 процентын чишә алган 5-8 сыйныф аралыгын "шомлы зона" дип бәяләде. Бердәм дәүләт имтиханнарында физика һәм математика буенча түбән чикне уза алмаучы әлмәтлеләрнең артуының сәбәбен дә ул шушы "шомлы аралыктан" эзләү мәхкуль диде. Моннан соң медалистлар санау белән дә мавыгудан туктарбыз, ахры. Данил Мостафин сүзләренчә, 97 медалистның (58 алтын, 39 көмеш) бары өчесе генә БДИ ында 100 балл җыюга ирешкән. 40-50 балл чиген уза алмаучы медалист түгел!

Проблемалар күрсәтелде, бурычлар билгеләнде. Ләкин аларны гамәлгә ашыру эш алымнары һәм формаларын заманга ярашлы итеп сайлауга һәм аның һәр мәгариф учреждениесе тарафыннан зур төгәллек белән башкарылуына бәйле. Муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов та укытучылар алдына мәгариф системасын алдынгылар сафында саклау таләбен куйды.

Август киңәшмәсендә тармакта әйдәп баручы белгечләргә "Россия Федерациясе мәгарифенең мактаулы хезмәткәре", "Татарстан Республикасы мәгарифендәге казанышлары өчен" күкрәк билгеләре, Россия һәм Татарстанның мәгариф министрлыкларының, Әлмәт районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары тапшырылды. Ахырдан "Эколидер" бәйгесе, мәктәпләр арасында спартакиада җиңүчеләрен дә игълан иттеләр.

Ләйләгөл МИНАЕВА

М.Фарукшин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250