Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә гүзәл затларны тәбрикләделәр

"Нефтьче" Мәдәният сарае чәршәмбе көнне шәһәр һәм районыбызның фидакарь хатын-кызларын җыйды. Тантанада алар хөрмәтенә берсеннән-берсе матур сүзләр, теләкләр җиткерелде.

Галәмгә яз аяк басты. Ул үзе белән күркәм бәйрәмебезне дә алып килде. 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәменең нәкъ менә яз башында ук булуы юкка түгел. Чөнки табигатьнең бу фасылы күңелләргә яңа сулыш өрә, дәрт-көч өсти, яңа матур хисләр бөреләндерә. Гүзәл затларыбыз да - тормышны җанландыручы, яшәешкә ямь бирүчеләр.

Әлмәт муниципаль районында бүген 105 меңнән артык хатын-кыз яши. Бу барлык яшәүчеләрнең 53 проценты дигән сүз. Алар кайда гына эшләми. Социаль өлкәдә генә дә 11,5 мең кеше хезмәт куя. Гүзәл затларны авыл җирлекләре башлыклары, дәүләт учреждениеләре һәм коммерция тибындагы предприятиеләр җитәкчеләре арасында да күрергә була, шәхси эшмәкәрләр дә күп, ир-атлар белән иңгә-иң торып авыр хезмәт башкаручылар да соклану хисләре уята.

- Сез районның социаль-икътисадына өлеш кертәсез, туган телебезне һәм төбәгебездә яшәүче күпмилләтле халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауда һәм үстерүдә зур эш алып барасыз - Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов тантанада әнә шундый сүзләр белән рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Эшләрендә зур уңышларга ирешкән гүзәл затларга - озак еллар дәвамында "Ветеран" инвалидларны реабилитацияләү үзәгенә җитәкчелек итеп, биредә уңайлыклар тудыру өчен фидакарьлек күрсәткән Гөлшат Мөхетдиновага "Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре" исеме, Сөләй авыл җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Шәйдуллинага "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәте өчен" медале, Яңа Кәшер авыл җирлеге башлыгы Лилия Гыйниятуллинага ТР Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Сәхнәгә "Ел хатын-кызы", "Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика бәйгесенең шәһәр этабында төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр дә күтәрелде. Хатын-кызлар Әлмәт шәһәре һәм районының изге йөрәкле ир-аты дип РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакировны һәм калабыздагы "Көрәш" милли көрәш буенча федерациянең башкарма директоры Ильяс Галимовны билгеләгән.

Татар халкының күренекле шагыйре Һади Такташ: "Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда", - дип язган. Узган ел шәһәрдә һәм районда әниләр 3162 сабый дөньяга китергән. Ә бәйрәм кичәсендә сигез һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче әниләргә - биш анага балалар бакчаларына нәниләрен йөрткән өчен ата-ана взносыннан азат итү турындагы сертификат өләшенде. Взнослар муниципаль бюджет хисабыннан түләнәчәк.

Үзешчән сәнгать, төрле бию төркемнәре осталары хатын-кызларга иң матур чыгышларын бүләк итте. Татар эстрадасы йолдызы Булат Нигъмәтуллин да Әлмәт гүзәлләрен Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә килгән иде.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250