Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә якшәмбе референдум уза [+ФОТОЛАР]

Якшәмбе, 19 ноябрьдә авыл җирлекләрендә үзара салым билгеләү буенча референдум үтәчәк.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Олег Шабалин бу хакта аңлатма бирде. 
Быел да республиканың барлык авыл җирлекләрендә референдум бер көнне үтәчәк. Билгеле булганча, 2016 елдан башлап үзара салым референдумы уздыру вакыты алышынды. Шулай итеп, 19 ноябрьдәге референдум 2018 ел өчен үтә. Тавыш бирүләрне алдан оештыруның сәбәбе бик гади, ул җәй көне үк төзекләндерү-ремонт эшләрен үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. 


– Узган ел референдумда 25 меңнән артык кеше катнашты. Авыл җирлекләре бюджетларына 25 миллион сумнан артык акча керде. Референдум темасы төрле. Кайсыдыр авыл җирлеге җыелган акчаларга юллар торышын, яктырту системасын, су белән тәэмин ителешне яхшыртырга тели, шулай ук зиратларны, җәмәгать территорияләрен төзекләндерүгә тотарга исәпләүчеләр дә бар. Бүген билгеләнгән барлык чаралар да тәмамланды дияргә була, – диде Олег Шабалин. 


Үзара салым билгеләү кайсы ягы белән отышлы? Искә төшереп үтәбез, халыктан җыелган һәр 1 сумга республика бюджетыннан 4 сум өстәлә. Әлеге өстәмә финансны алып, эшкә җиккән авыл җирлекләре моның отышлы икәнлеген яхшы белә. Шуңа да алар референдумда актив катнаша. Үзара салым күләме 200 сум тәшкил итүгә карамастан, бишмунчалылар һәм сиренькинолылар аны 250 сумнан билгеләгән. Күбрәк акча җыелган саен хөкүмәттән дә дүрт тапкырга артыграк акча керә бит! Референдумда катнашучыларның 50 проценттан артыгы тавыш бирсә, карар кабул ителгән дип исәпләнә. Шул чакта гына хөкүмәт акчасына өмет итәргә була. Димәк, барысы да үзебезнең кулда. 


– Әлмәт референдумда нәшат катнашучылардан санала. Монда тавыш бирү генә аз, үзсалымны да кертергә кирәк. Түләнгән акчалар үзеңнең төбәк үсешенә, аны төзекләндерүгә, яшәү шартларын яхшыртуга тотыла бит. Быел катнашучылар саны 2016 ел белән чагыштырганда 500 гә артыграк булыр дип көтәбез, – диде Олег Николаевич. 
Билгеләп үтелгәнчә, яңалыклар киләсе елда да көтелә икән. Үзара салым акчасына ремонтланган, төзелгән объектларга алтакталар элү планлаштырыла. Анда биредәге эшләрнең халыктан җыелган фәлән сум акчага башкарылу язылачак. Бу үзеңнең акчага төзекләндерелгән объектка сакчыл караш булдырыр дигән өметтә җитәкчелек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса