Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды

Ватанны саклаучылар көнен шәһәр күләмендә тантаналы шартларда "Нефтьче" Мәдәният сараенда билгеләп уздылар. Чарага җыелган ветераннарны, хәрби бәрелешләрдә катнашкан ир-егетләрне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов һәм хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Ришат Сабировлар тәбрик итте.

Әлеге бәйрәмдә без, беренче чиратта, сугыш ветераннарын искә алабыз. Туган җиребезне сакларга дошманга каршы яуга киткән 18500 дән артык якташыбызның 8500 енә кабат үз нигезләренә әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Ватан хакына алар сугыш кырларында башларын сала. Меңләгән гомерләр хисабына яулап алынган тыныч тормышыбызга кайгы-хәсрәт өстәп, Әфганстанда, Төньяк Кавказда кабынган "кайнар нокта"ларда да күпме егет һәлак булды. Әлмәттән 1200 дән артык егет әлеге җирләрдә хезмәт итте, аларның 131 е хәрби бүләкләр белән билгеләнде. Армиядә бүген исә 500 дән артык кеше хезмәт итә. Алар турында хәрби частьлардан мактау сүзләре белән сугарылган хатлар һәрдаим килеп тора.

Мәҗит Салихов тантанага җыелучыларга батырлыклары, хәрби антка тугры калып, хезмәт юлын намус белән үтүләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Бәйрәм сәхнәсеннән бу көнне Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Геннадий Денисовка РФ Оборона министрлыгының "Хәрби-һава көчләренә 100 ел" медале, яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә катнашуы өчен "Жилбытсервис" ҖЧҖ директоры Закуан Муфазаловка Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамотасы, "Совет Армиясенә һәм Хәрби Диңгез Флотына 95 ел" билгесе тапшырылды. Шулай ук егетләрне армия хезмәтенә әзерләүдә үз өлешләрен кертүләре өчен РОСТО (ДОСААФ) Әлмәт автомәктәбенең әйдәп баручы укытучысы Фәрит Якупов, 2 нче лицейның физкультура укытучысы Сергей Самойлов, районның десантчылар берлеге рәисе Булат Заһитов, хәрби комиссариат бүлегенең гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлекчәсе начальнигы ярдәмчесе Марина Клементьева да бүләкләнде.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250