Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә узган хәйрия телемарафонында һәйкәлләрне яңартуга 3 миллион сумга якын акча җыелды

Шәһәребезнең 60 еллык юбилеена әзерлек чаралары кысаларында 10 апрель көнне "Нефтьче" Мәдәният сараенда хәйрия телемарафоны булып узды.

5 сәгатькә сузылган әлеге чара барышында калабыздагы һәйкәлләрне яңартуга 3 миллион сумга якын акча җыелды.

Тамчыдан күл җыела, дигән сүзләрнең асылын ачып бирә торган бик кирәкле һәм зур әһәмияткә ия булган телемарафон Әлмәт киңлекләренә ихтирамыбыз һәм сөюебез булып таралды - изге гамәлдә катнашырга теләк белдерүчеләрне бармак белән генә санарлык түгел иде. Әлмәтлеләр үзләре дә бу вакыйгага шаһит булды, чара "Луч" телекомпаниясенең туры эфиры аша трансляцияләнде. Мәдәният сараена агылган якташларыбыз күңел кушуы буенча нефтьчеләр башкаласына бәйрәм уңаеннан үз бүләген ясады - аларның бирегә килүе, төбәгебезнең казанышларын барлавы, аны киләчәктә дә искиткеч төзек итеп күрү теләген җиткерүләре Әлмәт өчен бигрәк тә кыйммәт. Чөнки нәкъ әнә шундыйлар тырышлыгы, хезмәте белән дан тота, елдан-ел үсеш ала ул. Соңгы елларга гына күз салыйк, төзелгән объектлар, яңартылган йортлар белән кечкенә Әлмәт чын мәгънәсендә Европа дәрәҗәсенә күтәрелде. Нефть, җитештерү, сәнәгать үзәге, спортчылар каласы, мәдәният, сәнгать, мәгариф үсештә булган төбәк, яшьләр шәһәре - барысы да Әлмәт хакында. Аның һәр урамы, һәр йорты - тарих. Ә һәйкәлләр исә шуның чагылышы. Марафон шуларны ремонтлау максатын күз уңында тотып оештырылды.

Әлмәт һәм биредә гомер кичерүчеләр өчен аларның һәркайсы - кыйммәтле мирас, шунысы мөһим, киләчәк буыннарга да барып ирештерү кирәк.

- Акция барышында җыелган акчаларны юнәлдерү буенча тәкъдимнәр бик күп иде, - диде район башлыгы Мәҗит Салихов. - Әмма без бергәләшеп фикер алышканнан соң, нәкъ менә һәйкәлләрне яңартырга кирәк дигән карарга килдек. Чөнки - алар безнең үткәнебез кайтавазы.

Әлбәттә, телемарафоннан кергән акчалар гына әлеге күләмле эшне башкарырга җитмәячәк. Әмма башлангыч салынды, монысы - иң мөһиме. Халык көче, ярдәме белән таулар күчерергә була. Нефтьчеләр, төзүчеләр, завод эшчеләре, башка тармак вәкилләре - меңләгән кешенең уртак тырышлыгы белән 60 ел элек Әлмәт авылыннан үсеп чыккан шәһәр һәммәбезгә кадерле.

Әлмәтне юкка гына үзенчәлекле шәһәр дип атамыйлар. Аның башкалар белән охшаш булмавы күп нәрсәдә чагылыш таба. Бик үк күзгә ташланып тормаган торак пункттан ул кыска вакыт аралыгында чиста, уңайлы калага әверелде - барлык җирдә дә мондый зур аерма күзәтелгән үзгәрешләр белән мактана алалармы икән? Биредә яшәү, уку, күңел ачу урыннары бар. Кунакларга күрсәтерлек искиткеч урыннар байтак. Без күптән инде читтән килгәннәрнең заманча объектларны күреп соклануларына күнектек. Шәһәрне үрнәк-күрсәтмә кала дип әйтергә була, ә бу исә биредә яшәүчеләргә җаваплылык өсти. Үзенчәлек шунда да чагыла, нефтьчеләр белән шәһәр 60 ел дәвамында бергә яши, бергә эшли. Юбилейлар елында да калабызга бүләк ителәчәк объектлар, күркәм үзгәрешләр - бердәмлек нәтиҗәсе. Нефтьчеләр башкаласының киләчәктә дә үз исемен саклап калачагына шик юк: әлмәтлеләр максатчан халык!

Телемарафонда катнашучылар үз гамәлләре белән әнә шуларны дәлилләде: Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, авыл җирлекләре, идарә, оешма-предприятие, учреждение, төрле тармак вәкилләре, шәһәребезнең мактаулы гражданнары, ветераннар, нәшат әлмәтлеләр гаиләләре исеменнән акча салды. Моннан тыш, фондның исәп-хисап счетына бер көнлек эш хакын күчергән коллективлар да күп булды. Акция бер атна алдан башланып, "Карат" (Совет урамы, 184), "Магнит" (Төзүчеләр проспекты, 35), «УРС-Татарстан» (Ленин урамы, 69 а) сәүдә үзәкләрендә урнаштырылган урналарга да әлмәтлеләр акча салды.

Шәһәр яшь - аңа нибары 60! Аның киләчәге безнең кулларда. Шәһәрне чын күңелдән яратучылар гына түгел, ә биредә бәхетле һәм уңайлы шартларда яшәү өчен мөмкин булганны тормышка ашыручылар кулында. Изге эшкә моның белән генә чик куелмый, теләге булган һәркем фондка үз өлешен кертә ала. Кабатланмас матурлыгы белән аерылып торган шәһәребез тарихын дәвамлы итик!

Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркындагы мемориаль комплекс һәм сугышта башларын салганнар хөрмәтенә куелган монумент - 1975 елда Киселев, Бушуров, Зяблишев һәм Макаровлардан торган скульпторлар төркеме тарафыннан ясалып урнаштырылган. 2002 елда нефтьчеләр аңа яңа сулыш өрә, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов инициативасы белән һәйкәл үзгәреш кичерә, биредә яңа архитектура корылмалары булдырыла. Юбилей елында комплекс ремонтланып, монумент бронза белән йөгертелер дип планлаштырыла.

Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле 1978 елда шәһәр башкарма комитеты карары белән аның исемендәге урамга куела. Скульптор Аршинов тудырган әлеге һәйкәл-стела әлмәтлеләрнең каһарман шагыйрьгә булган хөрмәтен чагылдыра.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле шулай ук яңартуга мохтаҗ. 1967 елда Ахун башкарган корылма вакыт узу белән, билгеле, үз төсен җуйган. ТАССР Язучылар берлеге тарафыннан Тукайның тууына 80 ел тулу уңаеннан калабызга ясалган бүләк әлмәтлеләр өчен бик кадерле. Ел саен иҗат сөючеләр 26 апрельдә бирегә җыела, шагыйрьнең якты истәлегенә шигырьләрен укый, чәчәкләр сала.

Шәһәребездәге иң өлкән һәйкәлләрнең берсе булып "Эшчегә һәм крестьян хатын-кызга" һәйкәле санала. Ул Чехов-Совет урамнары чатындагы боҗрага урнаштырылган. Ярты гасырдан артык кала урамын бизәп торучы һәйкәл берничә тапкыр реставрацияләнә. 1955 елда ул Чехов урамына куелган булса, соңрак божраның үзәгенә күчерелә.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Фәрхәт Вәлиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250