Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә тагын бер йортта капиталь ремонт тәмамланды

Быел торак йортларга ясалучы капиталь ремонт эшләре финишка якынлашып килә.

Әлмәттән капиталь ремонт программасына 35 торак йорт кертелгән иде. Бу 267, 5 миллион сумлык эш дигән сүз. Риза Фәхретдин урамындагы 14 нче йортта яшәүчеләр дә бәхетлеләр исемлегенә эләкте. Һәм менә аларда да ремонт тәмамлану тантанасы. Йортта яшәүчеләрнең шатлыгы иксез-чиксез - яңартылган, стеналары җылытылган фасад, яңа тәрәзәләр, энергияне яңа калдыручы лампочкалар һәм башкалар. Район башлыгы Мәҗит Салихов та ремонттан канәгать булуын белдерде, подряд оешмасына - "9 нчы СМУ" ҖЧҖ эшчеләренә дә җылы сүзләр әйтелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса