Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә спорт бәйрәме гөрләде [+ФОТОЛАР]

Ел да августның икенче шимбәсендә бөтен илдә физкультурачылар көнен билгеләп узалар. Әлмәттә ул быел шәһәр пляжында узды.

Спортчылар, сәламәт яшәү рәвешен тормыш шигаре итеп алган йөзләгән яшьләр һәм өлкәннәр физкультурачылар көнен билгеләп узарга җыелды бүген.

Бездә 70 меңнән артык кеше актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Һәм моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Районда 8 спорт мәктәбе эшли, 23 спорт федерацияләре һәм клублары, 600 ләп спорт оешмалары бар. 500 дән артык кеше физик культура һәм спорт юнәлешендә хезмәт куя.

Физкультурачылар көнендә дә спортны үстерүгә үзләреннән саллы өлеш керткән мөгаллимәләргә, тренерларга мактау билгеләре, грамотлар һәм район советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

- Әлмәттә спортны үз итүчеләр бик күп. Һәм алга таба сәламәт яшәү

рәвеше алып баручылар саны тагын да артыр дип өметләнәбез. Без моның өчен барысын да эшлиячәкбез. Актив тормыш алып бару, спортлы булу бүген модада, - диде район башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәр халкын зур вакыйга белән тәбрикләп.

Районда спортның үсешендә нефтьчеләрнең дә роле зур булуын, спорт корылмаларына халыкның тагын да активрак йөрүен «Татнефть» ААҖ нең спорт буенча кураторы Дамир Гарайшин да атап үтте.

Төрле спорт юнәлешләре буенча мастер-класслар да оештырылды. «Импульс» клубының иң актив катнашучылары да үзләренең кызыклы чыгышларын күрсәтте. Пляж волейболы, шахмат буенча пляж ярышларын да халык зур кызыксыну белән карады.

ГТО мәйданчыгы да аерым игътибарга лаек иде. Теләге булган һәркем анда катнашып, үзен сыный алды. Сәламәтлек мәйданчыгында да халык үзен тикшереп карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса