Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Социаль хезмәткәрләр көнен билгеләп үттеләр [+ФОТОЛАР]

Районда социаль яклау өлкәсендә287 якын кеше хезмәт куя.

- Сез 70 мең кешегә хезмәт күрсәтәсез. Бу һәр хезмәткәргә 200 дән артык кеше туры килә дигән сүз. Күләмле, зур эшегез бар тик хөрмәткә, мактауга лаек. Сезгә аерым игътибар, теләктәшлек кирәк булган кешеләр килә. Күркәм эшләр башкарган ветераннарга да зур рәхмәт. Бүген залда ачык күңелле, башкалар күңеленә юл яра белән торганнар утыра. Без сезнең белән горурланабыз, - диде социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Роза Әфләтунова.

Бәйрәм бүләксез булмый. Роза Әфләтунова фидакарьләргә Мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының, район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды.
Барлык күркәм сыйфатларны үзенә туплаган әлеге шәфкать ияләре мохтаҗларга кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәләр һәм аларда үз көчләренә ышаныч уяталар.

- Социаль яклау, ветераннарга, инвалидларга, аз тәэмин ителгән һәм күпбалалы гаиләләргә дәүләт хезмәтләре күрсәтү, имин булмаган гаиләләргә патронаж, физик мөмкинлекләре чикләнгән, ятим балалар турында кайгыртучанлык - социаль хезмәткәрләр алдында торган бурычларның бик азы гына әле бу. Безнең өлкәдә чынлап та очраклы кеше эшли алмый. Барыгызның да хезмәте рәхмәткә, мактауга лаек, - дип мөрәҗәгать итте социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Гыйматдинова да.

Рәхмәтләр дә, бүләкләр дә, теләкләр дә күп булды. Районның 46 мең пенсионеры исеменнән җылы сүзләрен ветераннар советы рәисе Василий Самойлов та ирештерде. Ул да буш кул белән килмәгән: үзләре белән кулга-кул тотынып эшләүчеләргә ветераннар советының Рәхмәт хатларын тапшырды. «Яз» Татарстан төбәк иҗтимагый хәйрия оешмасы җитәкчелеге дә бүләк әзерләгән иде. Әнә шундый күңелле мизгелләргә бай булды бәйрәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса