Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Шигърият бәйрәме узды [+ФОТОЛАР]

Гадәттәгечә быел да ул Габдулла Тукай скверында зур тамаша белән узды.

Апрель азагында бөтен татар дөньясы Тукай туган көнен билгеләп уза.

Вакытлар узган саен, Тукайның бөеклеге, иҗатының нихәтле тирән һәм нәфис булуы, илаһи куәте, рухи матурлыгы тирәнрәк ачыла бара. Тукай- үзенчәлекле, тылсымлы күпер ул. Аның шигырьләре, әкиятләре аша без яшәргә өйрәнәбез.
Шигърият бәйрәмендә дә балалар, мәктәп укучылары аша янә Тукай иленә кайтып килгәндәй булдык. Иҗат әһелләре, Әлмәт язучылары янә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Р. Төхфәтуллин исемендәге әдәби премия лауреатларын да әлеге чарада игълан итеп, аларга мәртәбәле бүләкне тапшырдылар. «Сәнгать» номинациясендә «Әлмәт» милли-мәдәни үзәгенең тынлы-джаз һәм эстрада музыкасы универсаль оркестры - художество җитәкчесе һәм коллектив директоры ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Николай Прец, «Журналистика һәм публицистика» номинациясендә «Әлмәт таңнары» газетасы хәбәрчесе Рәдифә Ногманова, «Иҗтимагый һәм агарту эшчәнлеге» номинациясендә ике лауреат - «Татнефть» ААҖнең «Хәзинә» газетасы баш мөхәррире Илшат Миңгәрәев һәм мәгариф идарәсе башлыгының милли мәгариф буенча урынбасары Сирена Җиһаншина быел әлеге иҗади бәйге лауреатлары булды. Аларга аны тәүге тапкыр әлеге премияне алган язучы Клара апа Булатова тапшырды.


Әлеге бәйрәм турында тулырак "Әлмәт таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса