Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә сайлау участокларында Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар өчен алдан тавыш бирү бара

Быелгы сайлау үзенчәлекле яклары белән дә аерылып тора. Теләгәннәргә ун көн алдан ук сайлау мөмкинлеге тудырылды. Кичәдән башлап сайлау участоклары да алдан тавыш бирүчеләрне кабул итә башлады. Бу форсаттан күпләр файдалана.

Без берничә сайлау участогында булдык. Аларның һәрберсе сайлаучыларны кабул итәргә әзер иде инде. Алдан тавыш бирү көндезге сәгать 2 дән башланды.

"Радиоприбор" заводы ашханәсе бинасында оештырылган 809 нчы сайлау участогына беренче булып Ләйлә Гайфуллина килде. Ләйлә ханым безгә дә, газета укучыларга да яхшы таныш: ул - шәһәр һәм районның инвалидлар җәмгыяте рәисе. Алдан тавыш бирергә теләвенең сәбәбе сайлау көне итеп билгеләнгән 14 сентябрьдә килә алмавы, командировкага китүе белән бәйле икән.

- Мин I төркем инвалид. Сайлау участогына килеп тавыш бирүем быел беренче тапкыр. Без, I төркем инвалидлар янына урна белән гадәттә өйләренә киләләр, - диде Ләйлә ханым. - Алдан тавыш бирү мөмкинлеге булдыру әйбәт, әлбәттә. Югыйсә 14 сентябрьдә бу мөһим чарада катнаша алмаган булыр идем. Тавышымны Дәүләт Советында күрәсе килгән кешеләргә бирдем. Чөнки алар аз тәэмин ителгәннәргә, инвалидларга ярдәм итә торган кешеләр. Бәлки Дәүләт Советында да киләчәк тормышыбызны тагын да яхшырту турында карарлар кабул итәрләр. Шөкер, безнең Татарстанда тыныч һәм тотрыклылык. Республикада яшәүчеләр, безнең ише инвалидлар өчен иң мөһиме әнә шулар. Тату, имин яшәү өчен безгә бердәм булырга кирәк дип саныйм. Бихисап программалар тормышка ашырыла, инвалидлар өчен дә күп эшләнә.

Ләйлә Гайфуллинаның аягы җиңел булып чыкты, алдан тавыш бирергә килүчеләр саны арта барды. Һәрберсенең сәбәбе бар. Әнә, "Таттелеком" җәмгыятендә электр механигы булып эшләүче Әлфия Вәлирахманова да 10 сентябрьдә үк сайлау участогына килгән. 14 е көнне тавыш бирә алмавының сәбәбен күрсәтеп гариза язганнан соң, ул да күңеленә якынрак булган кандидат өчен тавыш биреп кайтып китте.

2 нче лицей бинасындагы 811 нче сайлау участогы да алдан тавыш бирергә теләүчеләр өчен шартлар тудырган. Бирегә дә килүчеләр күзәтелде. Алдан тавыш бирүчеләрнең һәммәсе:

- Сайлауларда катнашырга кирәк. Депутатлар тарафыннан мөһим карарлар кабул ителә. Без аларның лаеклыларын сайлап, үзебезне яхшы тормыш белән тәэмин итәбез. Бу мөһим чарада битарафлык булырга тиеш түгел, - диде.

Шунысын искәртәбез, сайлау участокларында алдан тавышны бүген, иртәгә 14 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр, 13 сентябрьдә 8 дән 16 сәгатькә кадәр бирергә була.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса