Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә сайлау участоклары эшли башлады [+ФОТОЛАР]

Иртәнге 8 дә әлмәтлеләр бердәм булып сайлау участокларына килде һәм киләчәк өчен тавыш бирә башлады.

Бүген Әлмәт шәһәрендә 62, районда 54 сайлау участогы эшли. Медсанчастьта һәм үзәк район шифаханәсендә дәваланучылар өчен дә участоклар ачылды.

Сайлауларда тавыш бирү хокукына 148503 әлмәтле ия. Аларның 111291 е шәһәрдә яши, 37212 кеше авыл җирлекләрендә тавыш бирәчәк.
Төбәгебезнең иң өлкән кешесе – 104 яшьлек Зарига Шәйдуллина да сайлауларда катнашачак. Ул бүген улы белән Түбән Мактама бистәсендә гомер кичерә.

Бүген шәһәр һәм район буенча беренче тапкыр 2200 егет һәм кыз гражданлык бурычын үтәячәк. Аларны сайлау участокларында истәлекле бүләкләр белән каршы алалар.

Ә менә 18 мартта – сайлау көнендә Наҗия Насибуллина һәм Нәфисә Сөләйманова 90 яшьлек юбилейларын каршы ала. Алар өчен бу көн икеләтә бәйрәм. Хөрмәтле ветераннар бүген шәһәр җитәкчелегеннән котлаулар да кабул итәчәк.

Бүгенге көннең тагын бер үзенчәлеге – сайлау участокларына килеп тавыш биргән һәр әлмәтле беләзеккә ия булачак. Аның өстенлекләре бихисап:

  • «Кванториум» балалар технопаркына VR-технологияләр буенча мастер-классларда бушлай катнашу;

 

  • Футбол буенча ДЮСШның тренажерлар залында шөгыльләнү;

 

  • Ат спорты буенча ДЮСШта атта йөрү;

 

  • 18-31 мартта Картиналар галереясына һәм туган якны өйрәнү музеена бушлай керү;

 

  • Әлмәт драмтеатры спектакльләрен 50 % ташлама белән карау;

 

  • Бүген 8.00 дән алып 22.00 сәгатькә кадәр җәмәгать транспортларында бушлай йөрү;

 

  • «Татнефть» компаниясенең ягулык салу станцияләрендә бензинга 4 % һәм газ ягулыгына 6 % ташламага ия булу.
  • Беләзек хуҗаларын 19.00 сәгатьтә Ленин мәйданында Элвин Грей һәм Нюша концерты көтә. Шулай ук биредә беләзек номерлары буенча искиткеч бүләкләр: айфон, велосипед, гироскутер һ.б уйнатылачак.

Сайлау участокларында ярминкәләр, концерт программалары гөрли. Иң күп сайлаучылар теркәлгән 10 участокта түбән бәяләр белән шашлык, бал, җиләк-җимеш, балык, сөт белән сәүдә итү дә оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса