Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Рөстәм Миңнеханов катнашында корпоратив торак программасы буенча төзелгән йорт ачылды [+ фото, + видео]

Бүген Әлмәткә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул "Татнефть" ААҖ Директорлар советы утырышын уздырганнан соң корпоратив торак программасы буенча төзелгән йорт ачу тантанасында катнашты. Башта шунысын билгеләп үтәргә кирәк, "Алсу" микрорайонында урнашкан әлеге 106 фатирлы корпоратив торак йорт республикада беренче булып файдалануга тапшырылды. ЧТПЗ компаниясе акчасына төзелгән йорттан фатир ачкычлары...

Бүген Әлмәткә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул "Татнефть" ААҖ Директорлар советы утырышын уздырганнан соң корпоратив торак программасы буенча төзелгән йорт ачу тантанасында катнашты.

Башта шунысын билгеләп үтәргә кирәк, "Алсу" микрорайонында урнашкан әлеге 106 фатирлы корпоратив торак йорт республикада беренче булып файдалануга тапшырылды. ЧТПЗ компаниясе акчасына төзелгән йорттан фатир ачкычлары "АЛНАС" заводы хезмәткәрләренә тапшырылды.

Корпоратив торак төзелеше программасы заводның производство һәм социаль өлкәләрен модернизацияләү проекты кысаларында 2011 елда эшли башлады. Проект предприятиедә квалификацияле кадрлар әзерләү һәм аларны заводта беркетеп калдыру максатын да күздә тоткан. Бүген тораклы булу зур проблема. Яшьләр зур акчалар торып чит фатирларда яшәргә мәҗбүр. Бу очракта фатир сатып алу өчен башлангыч сумманы туплау турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Завод яшь гаиләләргә, квалификацияле белгечләргә корпоратив йорттан социаль найм шартларында кимендә 5 елга фатир бирә. Яшәүчеләр бары тик торак-коммуналь хезмәтләргә генә түләячәк.

Әлмәттә корпоратив торак юктан гына барлыкка килмәде. ЧТПЗ моннан ике ел элек РФ Президентына шушындый тәкъдим белән чыккан һәм биредән хәер-фатыйха алынганнан соң схема эшкә җигелгән.

Район башлыгы Мәҗит Салихов әлеге йортның юбилейларга зур бүләк булуын искәртте, Татарстан Президентына инженерлык челтәрләре сузудагы һәм йорт янын төзекләндерүдәге финанс ярдәме өчен рәхмәтен җиткерде.

- Менә беренче йорт калыкты, икенче дә төзелер. Бу завод үсешенең перспективасы, -диде Рөстәм Миңнеханов. - Иң мөһиме, кешеләр, белгечләр әзерләү, аларга яшәр өчен шартлар тудыру. Кризиска да карамастан, предприятие җитәкчелеге тарафыннан бу сораулар уңай хәл ителә, проектны тормышка ашырырга мөмкинлекләр табылган. Әлеге мисалда ресурслар үзәгенең нинди булырга тиешлеге күрсәтелде.

Президент йортны карап чыканнан соң тәэсирләре белән уртаклашты.

- Сыйфатлы эшләнгән. Ачкыч алу белән үк кереп яшәргә була. Миңа бик ошады. Аренда торагы төзү буенча без әлегә беренче адымнарны гына ясыйбыз. Ул яшәргә хокуклы. Казанда да шундый берничә торак төзелә башланды. Башлангыч капитал булмаса, яшьләрне аренда торагыннан башка торак белән тәэмин итеп булмаячак.

ЧТПЗ төркеме акционеры Андрей Комаров әйтүенчә, тиздән тагын бер йорт төзеләчәк, биредә шулай ук балалар мәйданчыгы, машина кую урыны, кафе, тренажер заллары да ясалачак.

Ринат Галиев урамындагы әлеге йорт, чыннан да, бик матур килеп чыккан. Уңайлылклар капка төбеннән үк башлана. Заманча пандуслар ясалган, коридорлар иркен, гаилә тибындагы балалар бакчасы өчен өч бүлмәле фатир бүленгән. Фатирлар да бүген үк яши башларлык. Идәннәргә ламинат җәелгән, кухня, юыну бүлмәләре заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән, фатир да зәвык белән ясалган. Тик урам исеменең генә таратча дөрес язылмавы кәефне кырып алды: Галеев урамы түгел, Галиев лә баса!

Фатир алучылар аренда килешүе буенча булса да, үз почмаклары булуына шатлануларын белдерделәр. Арада буйдаклар да бар. Димәк, хәзер аларга гаилә корырга була. Фатир ачкычлары производство күрсәткечләре, һөнәри уңышлары югары булганнар арасында бүленгән.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250