Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә РФ Идел буе федераль округының баш онкологы Рөстәм Хәсәнов катнашында фәнни-гамәли конференция узды

Әлмәттә РФ Идел буе федераль округының баш онкологы Рөстәм Хәсәнов катнашында «Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш төбәге халкына онкологик ярдәмне камилләштерү» дигән темага республика районара фәнни-гамәли конференциясе булып үтте.

Конференциянең төп максаты Әлмәттә халыкка махсуслаштырылган онкологик ярдәм күрсәтүне яхшыртудан һәм яман шеш авыруларын кисәтү һәм дәвалау, алар нәтиҗәсендә үлү һәм инвалидлыкка чыгуны киметү системасын камилләштерүдән гыйбарәт иде.

Мәгълүм булганча, халыкка махсуслаштырылган онкологик ярдәмне якынайту максаты белән өч ел элек 1 октябрь көнне Әлмәттә республика онкодиспансерының структур подразделениесе ачылды. Беренче көнне үк поликлиника биш кешене кабул итте. 2010 елның өч аенда тикшерелергә килүчеләр саны 1822 кеше тәшкил иткән булса, 2013 елның тугыз аенда барлыгы 8583 кеше мөрәҗәгать итте инде. Конференция барышында поликлиниканың эшчәнлек нәтиҗәләре һәм йомгаклары, киләчәккә эш стратегиясе тикшерелде. Ләкин иң беренче чиратта Рөстәм Хәсәнов «Татнефть» ААҖ, республикабыз Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Әлмәт районы җитәкчелегенә кешелекнең иң төп проблемасын яхшы аңлаулары һәм бу юнәлештә инвестицияләр кызганмаулары өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерде.

Ул халыкка онкологик ярдәм күрсәтүдә кирәк булган төп процессларны да бәян итте. Болар - республика онкодиспансерына юллама бирер алдыннан пациентларны тору урыны буенча җентекләп тикшерү, алар өчен маршрутлаштыру билгеләп, аның расписаниесенә конкрет датасы һәм вакыты билгеләнгән дистанцион язулар кертү, беренчел медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләренең һәм махсуслаштырылган службаның матди-техник базасын камилләштерү, яңа барлыкка килгән шешләрне иртә ачыклау һәм халык белән эшләү программаларын тормышка ашыру.

Агымдагы елның апрель аенда элекке йогышлы авырулар хастаханәсе бинасын республика онкодиспансерының 3 нче поликлиникасы структур подразделениеләре өчен капиталь ремонтлау эшләре башлап җибәрелде. Этик һәм социаль принципларны саклаган хәлдә республикабыз көньяк-көнчыгышы онкологик службасын үстерүнең стратегик планы эшләнде.

Онкологик ярдәм системасының төп нигезе булып пациентларның тору урыны буенча урнашкан сәламәтлек саклау учреждениеләре тора. Нәкъ менә шунда поликлиникалар табиблары һәм фельдшерлар көче-тырышлыгы белән онкологик авыру булуга шик ачыклана да. Зарурлык килеп туганда пациент беренчел онкологик кабинетка (ПОК) юллана - бу беренчел онкологик ярдәмнең бер этабы. Нәкъ менә шушы кабинетларга онкологик авырулар һәм яман шешкә китереп җиткерү ихтималы булган чирләр ияләренә консультатив, диагностик ярдәм күрсәтү, әлеге төркемгә керүче пациентларга диспансер күзәтүе алып бару, аларның сәламәтлеге торышына мониторинг үткәрү тактикасын билгеләү өчен авыруларны онкологик учреждениегә үзвакытында җибәрү бурычы йөкләнә дә.

Иң мөһиме - ул диагностика. Шуңа да без зурлар өчен оештырылган диспансерлаштыруның бик кирәкле гамәл булуын, аны үткәрү һәм аңа бик җитди якын килүнең онкологик компонентны да күздә тотканлыгын аңларга тиешбез. Бары тик бу юнәлештә актив эшләү һәм акчаларны нәтиҗәле тоту гына кешеләрнең гомерен саклап калуга китерәчәк.

Лилия Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250