Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә ремонттан соң ЕРРЦ филиалы ачылды

Узган ел ахырында коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләрендә буталчыкларга тап булган халык дөреслек эзләп ЕРРЦ филиалларына көннәр, атналар дәвамында "һөҗүм" ясады.

Ул вакытта нигезсез өстәлгән суммаларга дәгъва белдерүдән тыш, әлмәтлеләр бердәм хисап-теркәү үзәкләрендә килгән кешеләргә дә, эшләүчеләргә дә шартлар булмавыннан зарланды. Шул вакытта район башлыгы бу ел ахырына кадәр филиалларда уңайлыклар булдыру бурычын куйды.

Бердәм хисап-теркәү үзәгенең Пушкин урамындагы 29 нчы йортта урнашкан филиалында төзекләндерү эшләре тәмамланды. Биредә идән яңартылган, тәрәзәләр алыштырылып, косметик ремонт ясалган. Шулай ук иске оргтехника алыштырылган. Моннан тыш, кулланучылар өчен әһәмиятле мәгълүмат: тарифлар һәм норматив документлар, шулай ук паспорт-виза хезмәте аңлатмалары өчен стенд булдырылган. Яңарту эшләре ЕРРЦның үз хисабына башкарылган.

Әлеге микрорайон халкына 2 хисапчы һәм 2 паспортист хезмәт күрсәтә. Үзәк җитәкчесе Ольга Носова белдергәнчә, һәр кеше консультация өчен теләсә кайсы филиалга мөрәҗәгать итә ала. Декабрь ахырына кадәр 6 филиалда да яңарту тәмамланачак. Бүгенгә үзәк офис һәм Пушкин урамындагы филиал төзекләндерелгән. Озакламый Тельман урамы, Төзүчеләр проспекты, Гафиятуллин урамындагы һәм Мактамадагы филиалларга чират җитәчәк.

Паспортистларга йомышы төшкән Евгений Пимуллин үзгәрешләрдән канәгать булуын белдерде:

- Мин еш йөрмим бирегә. Шулай да узган ел белән чагыштырганда шартлар күпкә уңайлануын сиздем. Хезмәткәрләр дә әйбәт мөгамәләдә, яхшы хезмәт күрсәтәләр, - ди пенсионер.

- Сизделәр, яхшы күнектеләр, - ди клиентлары турында хисапчы Вера Васильева. - Белгечкә мөрәҗәгать итү тәрәзәләре уңайлы хәзер. Якты, җылы. Шәһәр халкы үзе дә мәгълүматлы. Торак-коммуналь хезмәтләр реформасын аңлап эш итә, лояль. Аңлашылмаучылык булганда без өйрәтәбез.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250