Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә референдум узган дип санала [+ФОТОЛАР]

Кичә районның 34 авыл җирлегендә үзара салым билгеләү буенча референдум булып үтте.

Билгеле булганча, халыктан җыелган һәр сумга республика бюджеты өстәмә рәвшетә 4 сум өсти. Районда референдумда тавыш бирүчеләр саны 67,59 процент булды. Узган ел әлеге сан 65,41 процент тәшкил иткән иде. Тавыш бирергә хокукы булган 24745 кешенең 16731 е сайлау участокларына килде. Әлмәт, Елховой, Камы-Исмәгыйль, Миңлебай, Түбән Абдул, Яңа Кәшер, Сиренькино авыл җирлекләрендә яшәүчеләр зур активлык күрсәтте. Аларда тавыш бирүчеләр 80 проценттан артып китте. Референдумда “Бердәм Россия”, КПРФ, “Яблоко” партияләреннән барлыгы 54 күзәтүче катнашты. Җыелган акчага юллар, суүткәргечләр ремонтланачак, төзекләндерү, урам яктырткычларын торгызу кебек эшләр башкарылачак. Яңакәшерлеләр җирлек ихтыяҗларына трактор алуны, елховойлылар Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл төзүне планлаштырган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса