Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә мәктәпләр яңара

Хәбәр иткәнебезчә, быел республиканың 162 гомумбелем бирү һәм 7 коррекция мәктәбенә капиталь ремонт уздырылачак. Агымдагы елга программа күләме 2,5 миллиард сум тәшкил итә. Исемлектә Әлмәт муниципаль районы уку йортлары да бар. Татарстан буенча 62, ә безнең районда барлык мәктәптә дә ремонт башланган.


Капиталь ремонт калабызның 1, 6, 9, 11, 13, 15, Түбән Мактамадагы 1 һәм 2 нче, Рус Акташы һәм 19 нчы коррекция мәктәпләрендә уздырыла. Әлмәткә республикадан 191 683 400 сумлык лимит бирелгән. Программа нигезендә аларда 8 төрле эш башкару - түбә, инженерлык коммуникацияләрен, санузелны, тәрәзәләрне, бинага керү урынын, эчке ишекләрне алыштыру, фасадны буяу, отмосткаларны төзекләндерү каралган. Дүшәмбе көнне район башлыгы Мәҗит Салихов мәктәпләрдәге эш барышы белән танышып йөрде.
Исемлеккә 30 елдан артык кулланылышта булган уку йортлары кертелгән. Быел бәхетлеләр арасына эләккән 15 нче мәктәп 1971 елда ук төзелгән. Коллектив биредә мондый зур, күләмле ремонтның үткәрелгәнен хәтерләми. Мәктәп директоры Азат Вәлиуллин узган ел 4 җылылык батареясының шартлавын, салкын көннәрдә төнлә суны агызып калдырырга туры килүен искә төшерде. Бер сүз белән әйткәндә, 15 нче мәктәпкә капиталь ремонт бик тә кирәк. Тәрәзәләр дә алыштыруны көтә, директор спортзалны да яңартырга хыяллана. Подряд оешмасы "СК Стройкомплект+" ҖЧҖ 6 февральдә эшкә керешкән. Мәктәпнең дүртенче катын бушату өчен уку расписаниесе үзгәртелгән.
Подряд оешмалары алдына эшләрне яңа уку елына кадәр, августка тәмамлау бурычы куелган. 13 нче мәктәпкә билгеләнгән "Әлмәт төзелеш компаниясе" ҖЧҖ җитәкчелеге графиктан тайпылмаска ышандырды. Бүген эшчеләр түбә алыштыру өчен материаллар китерү, җылылык системасын ясау белән мәшгуль.
19 нчы коррекция мәктәбендә инде эш кайный. Ремонт өчен 45 миллион 734 мең сум акча бүлеп бирелгән. Узган ел 2 нче мәктәптә капиталь ремонт ясаган подряд оешмасы "Имидж-Строй" җәмгыятен мәгариф идарәсе үзе сорап алган.
9 нчы мәктәп шулай ук 1971 елда төзелгән булган. Әлеге уку йорты җитәкчелеге идәннәр өчен дә кайгыра. Идәннәрне алыштыру ремонт эшләре исемлегенә кертелмәгән. "АИСК" җәмгыяте шулай ук капиталь ремонтны башлап җибәргән. Алар да 17 819 500 сумны вакытында үзләштерергә вәгъдә итә.
1 нче мәктәпнең 1957 елда ук төзелеп, күпме укучыны кул эшенә өйрәткән остаханәсе дә, ниһаять, быел яңартылачак. Таушалган булуына карамастан, хезмәт, технология дәресләре һаман да биредә уза. Укучыларның иң яраткан урыны ул. Ремонт мәктәпкә дә үтеп керәчәк, электрүткәргечләр алыштырылачак, ишектән керү урыны ясалачак һәм тагын берничә эш башкарылачак. Мәгълүм булганча, 1 нче мәктәпнең шефлары - "Татех" җәмгыяте уку йортына һәрвакыт ярдәм итеп тора. Шуңа күрә дә мәктәпнең бу яктан проблемалары әллә ни күп түгел.
Район башлыгы башка мәктәпләрдә дә булды. Ул капиталь ремонт барышына көн дә контроль булачагын җиткерде. Һәрбер уку йортына район башкарма комитетыннан җаваплы кешеләр билгеләнгән. Шунысы куанычлы, ремонт кирәк булган мәктәпләр саны елдан-ел кими бара. Узган ел өч мәктәп ремонтланды, быел аларның сафы тагын 10га ишәячәк. Шәһәрдә һәм районда 30 елдан артык тарихы булган мәктәпләр саны - 38. "Программа киләчәктә дә эшләсә, без аларны капиталь ремонт исемлегенә кертү өчен тырышачакбыз", - диде Мәҗит Хаҗипович.
Ирина Апачаева
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250