Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Мөхәммәт Сабировның исеме мәңгеләштерелде [+ФОТОЛАР]

Әлмәтлеләр шәһәр һәм район үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрен онытмыйлар.

Туган җиребезне данлаган кешеләр байтак. Мөхәммәт Галләм улы Сабиров шуларның берсе. Бүген әлеге дәүләт эшлеклесе хөрмәтенә калабызда мемориаль такта ачылды. 


Өлкән буынга Мөхәммәт Сабировның исеме яхшы таныш. Эшчәнлеген Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң 1955 елда «Әлмәтбурнефть» трестының 2 нче бораулау конторасында бораулаучы булып башлап җибәргән егет үзенең тырышлыгы, белеме белән хезмәт басыкычыннан бик тиз күтәрелә: баш инженер, трестның производство-техник бүлеге начальнигы урынбасары, партком секретаре, аннан КПССның Әлмәт шәһәр партия комитетының икенче секретаре, «Татнефтестрой» берләшмәсе җитәкчесе. 1984 елдан Мөхәммәт Сабиров Татарстан хөкүмәтенә эшкә чакырыла. Премьер-министр дәрәҗәсенә күтәрелә ул. Исән булса, бүген күренекле шәхесебезгә 85 ел тулган булыр иде. 


– Безнең Мөхәммәт Сабировны районга керткән өлеше белән лаеклы рәвештә безнең якташыбыз дип санарга хокукыбыз бар.30 елга якын гомерен Әлмәткә багышлаган шәхес ул. Аның катнашында калабызда Боз сарае, нефтә институты бинасы һәм башка объектлар төзелә. Шәһәрдә аның истәлегенә мемориаль такта ачу безнең өчен мәртәбә. Бу инициатива белән чыккан төзүчеләргә, ветераннарга зур рәхмәт, – диде район башлыгы Айрат Хәйруллин. 
Тантанада Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Ул якты истәлекләре белән уртаклашты. Татарстанда гына түгел, федераль округ буенча да зур эш башкарган Мөхәммәт Сабировның хезмәт биографиясен барлап, эшчәнлеген югары бәяләп үтте. 


– Илебез өчен иң авыр елларда да, союз таркалып, суверен республикалар барлыкка килгән чорда ул үзен ныклы оештыручы итеп танытты. Мин аның ялкынлы чыгышларын әле дә хәтерлим. Ул һәрвакып принципальлекне саклады. Мөхәммәт Галләмович Татарстан белән Россия арасындагы зур килешүне имзалауда нык ярдәм итте. Ул чактагы Россия Федерациясе белән төзелгән 12 килешү – Мөхәммәт Сабировның хезмәте нәтиҗәсе. Гадәти булмаган шәхес иде, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Мөхәммәт Сабиров биографиясен биредә ныгытты. Миңа аның белән Әлмәттә дә, Казанда эшләү бик рәхәт булды. Әлмәтлеләргә рәхмәт, сез үзегезнең күренекле шәхесләрегезенең исемен мәңгеләштереп, зур эш башкарасыз. Хатирәләр тарих булып буыннан буынга күчәчәк. 


«Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев Әлмәттәге хезмәт эшчәнлегенең күпчелеге нефтьчеләр тормышы белән бәйле булуы хакында бик җылы итеп сөйләде. Аны әле дә биредә фиакарьлек үрнәге буларак хәтерлиләр. 
Мөхәммәт Галләмовичны яхшы белүчеләр бүген дә арабызда бар. Михаил Гуревич шуларның берсе. Ул 46 ел хезмәт эшчәнлегенең 19 елында Мөхәммәт Сабировның урынбасары, уң кулы була. Аның да чыгышы хатирәләр белән сугарылган иде. 


Мөхәммәт Галләмович тормыш иптәше Фәһимә Сәхәповна белән өч кыз тәрбияләп үстерләләр. Алар, оныклары Әлмәттә әтиләре хөрмәтенә мемориаль такта кую тантанасына килеп әлмәтлеләргә зур рәхмәтләрен җиткерделәр. 

 

 

Гагарин урамындагы 10 нчы йортта урнашкан «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖ бинасы мемориаль такта кую өчен юкка сайланмаган. Мөхәммәт Галләмович «Востокмонтаж» трестына 13 ел җитәкчелек итә. Абруйлы шәхес бер минут тынлык белән искә алынды. Мемориаль такта алды чәчәкләргә күмелде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса