Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Ленин урамы ябыла

Әлмәттә 13 май көнне 9.00 дән 15.30 сәгатькә кадәр триатлон буенча ТР Федерациясе Кубогы һәм Россия Кубогының беренче этабы (дисциплина - дуатлон) узачак.

Чараны ачу тантанасы 9.00 сәгатьтә була. Ярышларның беренче этабы 10.00 сәгатьтә старт алачак. Анда шәһәребезнең мәктәп укучылары, студентлар, предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре, Россия Федерациясенең төрле өлкәләре һәм төбәкләреннән спортчылар катнаша.

Ярышларны үткәрү вакытына Ленин урамының Җәлил урамыннан алып Төзүчеләр проспекты боҗрасына кадәрге участогында, шулай ук түбәндәге урыннарда транспорт хәрәкәте туктатылып торачак:
1. Төзүчеләр проспекты боҗрасы - Ленин урамы.
2. «Нефтьче» Мәдәният сарае ягыннан Ленин урамына таба чыгу юлы.
3. Саклык банкы ягыннан Ленин урамына таба чыгу юлы.
4. Ленин урамы - Мәрҗани урамы чаты.
5. «Татнефть» яныннан Ленин урамына чыгу юлы.
6. «Пятерочка» мини-маркеты ишегалдыннан Ленин урамына чыгу юлы.
7. Ленин урамы - Заслонов урамы чаты.
8. «Дом Света» кибете ишегалдыннан Ленин урамына чыгу юлы.
9. Главпочтамт бинасы ишегалдыннан Ленин урамына чыгу юлы.
10. Ленин урамы - Җәлил урамы чаты.
11. Ленин урамы, 41 нче йорт ишегалдыннан Ленин урамына чыгу юлы.
12. Ленин урамы, 48 нче йорт ишегалдыннан Ленин урамына чыгу юлы.
13. Администрация бинасыннан Ленин урамына чыгу юлы.
14. Ленин урамы, 33 нче йорт ишегалдыннан Ленин урамына чыгу юлы.
15. Ленин урамы - Радищев урамы чаты.
16. Ленин урамы, 27 нче йорт ишегалдыннан Ленин урамына чыгу юлы.
17. Ленин урамы, 34 нче йорт ишегалдыннан Ленин урамына чыгу юлы.
18. Ленин урамы, 25 нче йорт ишегалдыннан Ленин урамына чыгу юлы.
19. Ленин урамы, 28 нче йорт ишегалдыннан Ленин урамына чыгу юлы.
20. Ленин урамы - Пушкин урамы чаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса