Әлмәттә «Кросс Татарстана-2017». Кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнә [+ФОТО]
Әлмәттә «Кросс Татарстана-2017» ярышлары үткәреләчәк.
Шуңа бәйле рәвештә 16 сентябрьдә 09.00 сәгатьтән алып 12.30 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнә:
- Ленин урамы буйлап Радищев урамыннан М. Җәлил урамына кадәр;
- М. Җәлил урамы буйлап Ленин урамыннан Лермонтов урамына кадәр;
- Лермонтов урамы буйлап М. Җәлил урамыннан Радищев урамына кадәр;
- Радищев урамы буйлап Лермонтов урамыннан Ленин урамына кадәр.
Әйләнеп узу маршрутлары: Совет урамы, Тукай пр., Шевченко ур., Белоглазов ур., Гагарин ур., Чехов ур., Заслонов ур., Грибоедов ур., Маяковский ур., Киров урамы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа