Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә күпбалалы гаиләгә бирелгән җир участогы гаҗәпкә калдыра

Әлмәттә күпбалалы гаиләгә йорт төзү өчен бушлай бирелгән җир участогы сазлыкта урнашкан булып чыккан. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, гаилә җир мәйданы алу өчен кирәкле документларны тиешле службага тапшырган һәм, ниһаять, тантаналы рәвештә аңа ия дә булган. Әмма, кызганычка каршы, ул урында йорт салу, койма тоту да мөмкин түгел булып чыккан - җир сазлыклы икән.
Прокуратура хокук бозулар һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса