Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә «Киләчәк Татарстан көллияте» үз ишекләрен ачты [+ФОТОЛАР]

«Киләчәк Татарстан көллияте» республика хөкүмәте ярдәмендә «Алнас» заводы һәм Әлмәт һөнәри көллияте базасында ЧТПЗ төркеме тарафыннан гамәлгә ашкан зур мәгариф проекты. Ул предприятиеләрне заманча производство таләпләренә җавап бирүче эшче кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

2013 елдан бирле уңышлы гына эшләп килүче уку йорты инде үзенең беренче студентларын олы тормышка аяк атлаткан. Узган уку елында барлыгы 32 студент «Алнас» заводына эшкә алынган. Хәзерге вакытта исә биредә 300 гә якын студент биш юнәлештә белем ала.

Яңа технологияләр һәм станоклар белән җиһазландырылган уку бинасы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм мәртәбәле кунаклар да катнашты.
- Мондый юнәлештәге проектларны без алга таба да тормышка ашырачакбыз. Эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү өчен бу иң отышлы алым булып санала, -диде ул.

Көллияттә немец дуаль системасы буенча укытачаклар: уку вакытының 40 % ын теория алып торса, 60% ы исә заманча лабораторияләр һәм югары технологияле тренажерларда практика узуга юнәлтелә.
Студентлар кыска гына вакыт эчендә эретеп ябыштыру, электротехник, детальләр ясау кебек җиһазларда эшләргә өйрәнә, инде 4 ел белем алганнан соң оста белгеч булып формалашалар.
- Әлеге көллият республикада тәүгесе, әмма соңгысы булмас. Әлмәттән генә түгел, укырга хәтта күрше төбәкләрдән дә киләләр. Укуны тәмамлагач кубесе инде бездә эшләргә дә кала. Эш табу проблемасы монда белем алучыларны читләтеп үтә. Студентлар дуаль системалы практикага була берничә ел эшләгән эшчеләрдән дә күбрәк белем һәм тәҗрибә туплый, - диде «Киләчәк Татарстан көллияте» белем бирү үзәге җитәкчесе Айрат Хафизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса