Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Җирле үзидарә көне билгеләп үттелде

Узган җомга көнне шәһәрдә һәм районда беренче тапкыр Җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр.

Россия Президенты Владимир Путинның үткән елның 10 июнендә биргән Указы нигезендә быелдан башлап 21 апрельдә Җирле үзидарә көне бәйрәм ителәчәк. Нәкъ менә 21 апрельнең билгеләнүе очраклы түгел -1785 елда бу көнне Екатерина II җирле үзидарәләр турындагы закончалыкка нигез салган жалованье грамотасы булдыру турындагы документка кул куя.

Драмтеатр бинасына тантаналы чарага җыелган бәйрәм сәбәпчеләрен район башлыгы Мәҗит Салихов тәбрик итте. Ул җирле үзидарә органнарын кешеләрнең ихтыяҗы зур булган власть звеносы дип бәяләде.

- Халык бирегә үзенең проблемалары белән килә. Аларның тормыш дәрәҗәсе һәм районыбызның киләчәге җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына, тәҗрибәсенә һәм эшләрен җаваплылык тоеп башкаруларына бәйле, - дип ассызыклап үтте район башлыгы. - Район Советы һәм башкарма комитеты, идарәләр, муниципаль учреждениеләрнең, депутатларның нефтьчеләр белән кулга-кул тотынып эшләве нәтиҗәсендә республика җитәкчелеге һәм безнең муниципаль районда яшәүчеләр тарафыннан куелган куелган бурычларның күпчелеген үтәргә мөмкин булды. Горурланырга җирлек бар: 2012 ел йомгаклары буенча безнең район социаль-икътисад үсешнең төп күрсәткечләрендә беренче урын алды.

Бүген шәһәрдәге территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советларының да (ТОСМС) бәйрәме. Аларның саны яңа микрорайоннар төзелү белән арта бара. Хәзерге вакытта калабызда 37 ТОСМС эшли. Сәхнәдән ишегалларын төзекләндерүче, микрорайонда яшәүчеләр белән актив эш алып баручы әлеге җирле үзидарә Советларында хезмәт куючылар адресына да рәхмәт әйтелде.

Бәйрәм тантанасында фидакарьләргә район башлыгының, район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Һәрбер чыгыш җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250