Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә ир-ат кыз туганын үтерүдә гаепләнә

Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан 35 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды.

Әлеге зат үзенең кыз туганын үтерүдә гаепләнә.

Тикшерүчеләр фикеренчә, 19 августта гаепләнүче үзенең кыз туганы белән спиртлы эчемлек кулланып утыра. Абый кеше сеңлесен әлеге гамәле өчен тәнкыйтьли. Ханым аңа дорфа гына җавап бирә һәм фатирдан чыгып китә. Ир-ат кулына пычак алып аның артыннан кузгала. Үзен подъезда куып тотып, күкрәгенә пычак кадый. Алынган яралардан ханым шунда ук җан бирә.

Элек тә берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган ир-ат гаебен танымый. Аны сак астына алу турында суд карары бар. Тикшерүчеләр тарафыннан әлеге эш буенча җитәрлек дәлилләр җыелган һәм судка җибәрелгән.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса