Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә инвалидларны эшкә урнаштыру буенча киңәшмә узды

Инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе игътибар үзәгеннән төшми. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов бүген бу уңайдан киңәшмә уздырды. Анда бирелгән квота буенча эшләргә теләмәүче предприятие җитәкчеләре дә чакырылган иде.

Мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Насретдинов әйтүенчә, үзәктә эшсез буларак 113 инвалид исәптә тора. Аларның 46 сы хатын-кызлар. Күпчелекне 45 яшьтән өстәнрәкләр тәшкил итә. Быелга Әлмәт районына бирелгән квота буенча 21 предприятие 69 инвалидны эшкә урнаштырырга тиеш. 6 предприятие тагын алты инвалидны эшкә урнаштыру өчен резервка куелган.

Бүгенгә булган мәгълүматларга караганда квота белән билгеләнгән хезмәт урыннарына 31 инвалид кына эшкә алынган. Резервтагы эш урыннарына 3 кеше урнашкан.

Калабызның биш предприятиесе, болар - "УРС-Сәүдә йорты" ҖЧҖ, "Нефтеавтоматика" ААҖ АНУ, политехникум, "Радиоприбор" заводы, АПОПАТ квотаны 100 процентка үтәгән. "Әлмәт-Водоканал", "ГУАД" МУП, "Татэлектромонтаж" ААҖ АМУ, "Светсервис" МУП, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе, 3 нче поликлиника, торба заводы, "Әлмәт транспорт идарәсе" МУП та инвалидлар проблемасына аңлаешлы якын килүчеләр буларак билгеләп үтелде. Алар инвалидларның эш урыннарын җиһазлауда һәм башкалар уңаеннан чаралар күрәләр.

"Алнас"ка 7 инвалидны эшкә урнаштыру йөкләтелгән булган, әмма бүгенгә кадәр бирегә эшкә кергән инвалид юк. Шулай ук квотаны тулысы белән үтәмәүчеләр дә бар.

Минсәгыйть Насретдинов шушы көннәрдә инвалидны эшкә урнаштыру өчен җиһазлар белән тәэмин итү чыгымнарын каплауга бирелә торган акчаның 100 мең сумга кадәр җиткереләчәген хәбәр итте. Хәзерге вакытта чыгым 69 мең 300 сум күләмендә каплана.

Предприятие вәкилләре инвалидлар өчен аларда эшнең авыр булуын әйттеләр. Шул сәбәпле эшкә урнашканнар арасында да берничә көннән аны ташлаучылар күзәтелә икән. Бу очрактан да чыгу юлы күрсәтелде. Предприятиеләр үзләрендә инвалидлар өчен җиңел эш булмаса, хезмәт урынын арендага ала алалар. Мисал өчен, инвалид үзләренең җәмгыятьләренең аяк кием ремонтлау остаханәсендә эшли, ә эш хакын предприятие түли. Бу мәшгульлек үзәге, предприятие һәм эш урынын арендага бирүчеләр тарафыннан төзелгән өч яклы килешү нигезендә башкарылырга тиеш. Шулай ук өйләрендә эшләү мөмкинлеге дә тудырырга була.

Ничек кенә булмасын, инвалидлар проблемасы һавада асылынып калырга тиеш түгел. Аларны эш белән тәэмин итү инвалидларны үзләрен җәмгыять өчен кирәкле, файдалы итеп тоярга ярдәм итәчәк. Алар үзләренең көчле, тырыш булуларын Паралимпиадада раслады инде.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса