Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә имза җыюлар бара [+ФОТОЛАР]

2018 елның 18 мартында илебездә Россия Президентын сайлаулар узачак. Үз-үзләрен кандидат итеп күрсәтүчеләр сайлауларда катнашу өчен имза җыярга тиеш. Төрле төбәкләрдә аларга теләктәшлек күрсәтеп имзалар җыю башланды. Әлмәтлеләр дә бу эшкә актив кушылды.

Мәгълүм булганча, Россия Федерациясе Президентын сайлаулар буенча сайлау кампаниясе узган елның 18 декабреннән башланды. 7 гыйнварга Үзәк сайлау комиссиясенә сайлауларда катнашырга ниятләп, үз-үзен кандидат итеп күрсәтергә карар кылган кешеләрдән 46 белдерү кәгазе кергән. Әмма алар арасыннан 15 кандидат кына документларын тикшерүгә тапшырган. Үзәк сайлау комиссиясендә үз-үзләрен күрсәткән Владимир Михайлов, Владимир Путин, Александр Чухлебовка теләктәшлек күрсәтүче сайлаучыларның өч төркеме теркәлгән. Шулай ук 14 сәяси партиянең дә вәкаләтле вәкилләре теркәлгән. 
Владимир Путинга сайлауларда катнашу өчен илебездә яшәүчеләрдән 300 мең имза кирәк. Бу һәр республикадан 7,5 әр мең имза дигән сүз. Татарстанда да Владимир Путинга теләктәшлек белдереп, аның файдасына имзалар җыю рәсми рәвештә башланды. Республикадагы 12 нокта Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттә урнашкан. Без Әлмәттәге шундый нокталарның берсендә булдык. Махсус баннер, өстәл урнаштырылган. Әлмәтлеләр әледән-әле килеп имзаларын куеп китә торалар. 
– Имза җыю 9 гыйнвардан башланды. Без биредә чиратлашып 12 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр икешәр кеше торабыз. Халыкны бернинди чакыру, үгетләү юк, үзләре киләләр. Аларның имза куйганда паспортлары булу мәҗбүри. Махсус бланкка паспорт мәгълүматлары тутырыла, аннан соң имза куела. Төрле яшьтәгеләр килә. Аеруча яшьләрнең активлыгы сизелә, – диде Россия Президентына кандидат Владимир Путинның төбәк сайлау штабы активистлары Иван Федотов һәм Михаил Калинин. 
Имзаны Россия гражданины булган 18 яшен тутырган һәм үз акылында булган кеше генә куя ала. 
Шунысын да билгеләп узарга кирәктер, Татарстанда Владимир Путинның сайлау алды штабыннан тыш партияләрдән кандидатлар – “Гражданская инициатива”дан Ксения Собчак, “Яблоко” җитәкчесе Григорий Явлинский, “Партия Роста” рәисе Борис Титовның да сайлау штаблары эшли. Аларга да имза җыярга кирәк. Тик 7,5 мең түгел, ә бәлки һәрберсенә 2,5 мең. 
Тиешле күләмдәге имзалар Үзәк сайлау комиссиясенә 30 гыйнварга кадәр тапшырылырга тиеш. 
Әлмәтлеләр сайлауларда актив катнашырга җыена. 


– Илебездә яшәүче һәркем сайлауларга барып үз тавышын бирергә тиеш дип саныйм. Без бит үзебезнең, якыннарның, туганнарның киләчәген шул рәвешчә үзебез билгелибез. Президент нинди булырга тиеш? Бүгенге чорда аның стресска бирешми, артык гамәлләр кылмый торган, халыкның фикерен тыңлап эшләүче булуы зарур. Безнең илдә андый кешеләр бар, – диде Кичүчат авылында яшәүче Салават Бикмучев. 


– Сайлауларга барырга кирәк. Һәр тавыш мөһим. Кандидатлар күп, алар арасыннан берсен генә сайларга кирәк. Үзенең халкы, иле язмышы турында кайгырта, җаваплылык тою белү, әдәпле, яхшы, намуслы сыйфатларына ия кандидат өчен тавыш бирәчәкмен. Мин инде кем өчен тавыш бирәчәгемне билгеләп куйдым, – диде Әлмәттә яшәүче Светлана Малязина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса