Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә җимеш бакчасына нигез салынды [+ФОТОЛАР]

Шәһәр пляжындагы җимеш бакчасына бүген 1000 артык алмагач утыртылды.

Экология елы уңаеннан Әлмәттә матур үзгәрешләр дәвам итә. Шәһәр оешмалары, «Татнефть» оешмасы яшьләр комитетлары вәкилләре һәм волонтерлар ярдәмендә бүген 1000 артык төп алмагач утыртылды . Шулай итеп шәһәр пляжының бик матур урынында 1 гектар мәйданда җимеш бакчасы барлыкка килде. Агачлар инде быел ук тәүге җимешләрен бирергә мөмкин.

- Бүген алмагачларның «Алеся» һәм «Баллы Белорусская» сортлары утыртылды. Ике ел алар махсус урыннарда матур гына үсте. Безнең климат өчен әлеге сорт кулай. Су агачларга тамчылап сугару җайланмасы белән киләчәк, - диде Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев.

Әлеге акцияне күтәреп алучылар, шәһәрне яшелләндерүдә үзләреннән саллы өлеш кертүчеләр шактый булды. Мисал өчен Мавриннар гаиләсе шәһәр уртасында үз алмагачларын утыртырга хәтта ике яшьлек кызларын да алып килгән. Алмагачка алар махсус тамга да куйган.
- Һәркем үз гомерендә агач утыртырга тиеш диләр. Менә җае да килеп чыкты. Без бу агачка үз оешмабыз исемен бирдек. Хәзер бирегә килеп аны
махсус карап торырбыз дип уйлыйбыз. Менә шундый мөһим акцияләр бик кирәк минемчә. Шәһәр халкына саф һава сулар өчен дә менә дигән урын булачак бу, - диде Станислав Маврин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса