Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә гасыр яшьтәшен котладылар [+ФОТОЛАР]

Бүген Мәгъсүмә Сафиулла кызы Гыйльфановага 100 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Әлмәтнефть" идарәсеннән, социаль яклау идарәсе, ветераннар советы җитәкчелеге килде.


Мәгъсүмә әби Сарман районының Илексаз авылында 9 балалы гаиләдә дөньяга килгән. Сугыш чорларын, авырлыкларны ул әле дә күз яшьләре белән искә алды. Ире аны бер баласы белән калдырып шулай ук фронтка китә. Бәхеткә, аннан исән-имин кайтырга насыйп була. Ә Мәгъсүма апа бу чорда колхозда тракторчы булып эшли. Гаилә Әлмәткә 1963 елда күченеп килә. Мәгъсүма апа "Әлмәтнефть" идарәсе ЖКХсында ишегалды җыештыручы булып эшли һәм лаеклы ялга да шуннан китә. Ире күптән гүр иясе булган, биш кызы да исән-сау, әниләре алар тәрбиясендә. 7 оныгы, 5 оныкчасы да әбиләрен шатландырып тора. Тыл ветераны бик күп котлаулар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса