Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә гаиләләргә ярдәм итүче үзәк ачылды [+ФОТОЛАР]

Бүген Әлмәттә гаиләләрне саклап калырга ярдәм итүче уникаль үзәк үз ишекләрен ачты.

Татарстанның көньяк-көнчыгышында андый үзәкләр башка юк. Шуңа да ул нефтьчеләр төбәге өчен зур бүләк булды. Сәламәтлек саклау һәм гражданнарның хокукларын яклау буенча Тимур Исламов фонды кысаларында әлеге үзәккә нигез салынуы чын-чынлап тарихи вакыйгага әверелде. Биредә һәркем бушлай консультация ала һәм ярдәмгә өмет итә алачак.

Агымдагы елның мартында ук ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министрлыгы тарафыннан "Гаилә" үзәгенә нигез салынып, әлеге юнәлештә зур эшләр башланган иде. Шул вакыт эчендә Әлмәттә генә дә 20 дән артык гаиләгә ярдәм күрсәтелде. Нигездә бу психотроп матдәләр кулланучыларның якыннары яки балалары җәмгыятьнең начар юлына кереп киткән ата-аналар. Андыйлар Әлмәттә генә түгел, ә калган районнарда да җитәрлек, ди әлеге үзәкне оештыручылар.

- Безнең максат алкоголь белән мавыгучылар һәм наркотиклар кулланучыларның гаиләләренә ярдәм итү иде. Әмма соңыннан андыйлар гына түгел, ә җәмгыятьнең куркыныч упкынына эләкмәүчеләр дә психологик ярдәмгә мохтаҗ икәнлекләре ачыкланды. Төрле темаларга тренинглар оештыру, шәхси психологик консультацияләр булыр дип көтелә. Шулай ук ВИЧ-инфекцияле кешеләргә, аларның гаиләләренә дә әлеге диагноз белән яшәргә мөмкин булуын төшендерү, юридик һәм медицина ярдәме күрсәтү каралган, - диде "Гаиләләргә ярдәм күрсәтү үзәге" тренеры Фәрхәд Нәүлетов.
"Гаиләләргә ярдәм итү үзәге" түбәндәге адрес буенча урнашкан: Әлмәт шәһәре, Клара Цеткин урамы, 46А йорты.

Алия Хәйдәрова, психолог:

- Гаиләләр белән инде 2012 елдан бирле эшлим. Биредә һәркемгә якын килү мөһим. Кайбер гаиләләргә бер-ике сеанс һәм сөйләшү дә мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итә. Кемнәргәдер тормыш кыйммәтләрен аңлар өчен айлар кирәк. Үз-үзеңне аңлау, бәяләү, мотивация серләре - 10-15 кешелек төркемнәр белән гадәттә менә шундый темаларга тренинглар алып барабыз. Әгәр дә безнең ике-өч гаиләгә булса да ярдәмебез тиячәк икән, димәк максатыбызга ирешкәнбез дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса