Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр [+фото]

8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр.

XIII гасырда яшәгән һәм гаилә тормышы үрнәге булган Муром кнәзе Петр һәм хәләле Феврония истәлегенә илдә ул 2008 елда гамәлгә куелды. Сафлык һәм эчкерсезлекне, гадилек һәм тугрылыкны, мәхәббәтне чагылдырган акчәчәк - бу бәйрәмнең символы.

Гаилә көнен Әлмәтнең ял паркында моңлы җырлар, котлаулар, бүләкләр һәм кызыклы бәйгеләр белән бәйрәм иттеләр. Тантананы яңа гына язылышкан яшь парлар башлап җибәрде. Мәңгелек утка чәчәкләр салганнан соң алар Яшь парлар аллеясыннан үтте. Төрле зәвыктагы ак ефәк күлмәкле, нәфис челтәр калфаклы кәләшләр сөйгәненең генә түгел, бәйрәмне тамаша кылучыларның да игътибарын тотып, фонтан янында фотосессия оештырды. Соңыннан шундый ук сокланган карашлар аларны парк сәхнәсендә каршы алды.

- Сез бүген шундый күркәм, киләчәк тормышыгыз да шулай булсын. Безнең җирлектә 60, 70 (!) ел бергә тату гомер кичергән парлар бар. Шуңа омтылыгыз, - дигән теләкләрен ирештерде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов яшьләргә истәлек бүләкләре тапшырганда. - Ә шәһәрдә һәм районда тормыш итү, эшләү һәм балалар тәрбияләү өчен бөтен шартлар бар. Шәһәр, район, республикага лаеклы балалар тәрбияләргә язсын сезгә.

30 һәм аннан да дәвамлырак гомер кичерүчеләрнең дә урыны бу көнне сәхнә түрендә булды. Зиминнар һәм Баһмановлар гаиләләренә "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале тапшырдылар.

- Хатыным Әминә белән 55 ел бергә гомер итәбез. Әйтәсе килгәнем шул: яшьләр мәхәббәтне океан артыннан эзләмәсен, гаиләләрен үз җиребездә корсын иде. Шундыйларның гына тормышы бәрәкәтле, гаилә гомере хәерле була, - дип ассызыклады "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале иясе Рәис Баһманов.

Яратышып кавышкан парларның гаилә бәхете балалар белән тулы. Шундый бәхет елмайган гаиләләргә дә игътибар зур булды бәйрәм чарасында. Яшь балалылар тантаналы шартларда кулларына ана капиталы сертификаты һәм медицина иминияте полислары алды.

ЗАГС идарәсе вәкилләре Әлмәттә балалар туу артуы турында искәртә. Узган ел 3162 бала дөньяга аваз салган. 2012 ел игезәкләр саны буенча да рекордлы санала. Былтыр 32 парга игезәкләр насыйп иткән. Ана капиталы белән бүләкләнүчеләр арасында да андыйлар өчәү иде.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә балалар игътибар үзәгендә булды. Берәүләр "Минем гаиләм" темасына асфальтта рәсем төшерү белән мәшгуль булса, икенчеләре "Киләчәк транспорты" исемле коляскалар парадында катнашты. Нәниләр тулы ирек һәм фантазия белән бизәлгән коляска, велосипед модельләрен тәкъдир итте.

Бәйрәм чарасына кәләшләр парады нокта куйды. "Качкан кәләш-2013" акциясе быел Әлмәттә беренче тапкыр оештырылды.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Нәгыймә һәм Рим Кәримовлар: ЗАГС теркәве ул мәҗүсилек, коммунистлар заманыннан калган гамәл. Никах әһәмиятлерәк. Мөселманнар Аллаһының рәхмәтен, шәфәгатен өмет итеп кушылалар. Коръән Кәрим ир белән хатынның берләшүен: "Ул тынычлык табар өчен, үзегездән хатыннарыгызны бар кылды, һәм сезнең арагызда үзара мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелекне булдырды", дип аңлата. Хәләлем Нәгыймә белән 55 ел бергә гомер кичерәбез. Дус, бер-береңне аңлап, яклап, саклап, тугры булып яшәү кирәк. Үзеңнән соң сәламәт буын калдыру турында уйланырга тиеш кеше. Без ике улыбыз, оныгыбыз өчен сөенеп яшибез бүген. Аллаһы Тәгалә яшьләргә хәерле бәндәләр белән кавышуны, гаиләләренә хәерле бәрәкәтләр, күп балалар насыйп итсен.

Саннарда: ЗАГС идарәсе мәгълүматларынча, районда һәм шәһәрдә никах теркәү елдан-ел арта бара. 2011 елда 2010 пар язылышкан. 2012 елда 1726 гаилә теркәлгән. Алдагы ел белән чагыштырганда гаилә коручыларның кимүен ЗАГС вәкилләре 2012 елның кәбисә булуы белән аңлата. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда быелның алты аенда исә 64 туйга артыграк. Ел ахырына күрсәткечнең 2000 чиген узачагы шиксез. Бәйрәм тантанасы көнне Әлмәттә 20 пар гаилә корды.

Диләрә Әскарова, 10 яшь: Гаиләбез зур, дус. Бик актив без: төрле бәйгеләрдә, чараларда катнашабыз. Җиңүләребез дә бар. Шуңа күрә асфальтта "Минем гаиләм" рәсем бәйгесен игътибарсыз калдырмаска булдым. Әниемне, әтиемне, үземне һәм абыем белән сеңлемне ясыйм. Дуслыкның, татулыкның бер билгесе итеп иң элек елмаеп торган кояшны рәсемгә төшердем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250