Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә электр төзеклеге җиһазлары тикшереләчәк

5 майда Яр Чаллының бер фонтанында бәхетсезлек очрагы була. 2003 елгы бер малайны су белән тутырылган фонтанга менгәч ток суга. Егылган әлеге малайга ярдәмгә ташланган икенче бер үсмергә дә ток бәрә. Нәтиҗәдә үсмер шифаханәгә барып җиткәнче үлә, ә икенчесе реанимация бүлегенә урнаштырыла.

Бу вакыйга уңаеннан ТР Премьер-министр И.Ш.Халиков видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Ул барлык мәгариф, мәктәпкәчә мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау учреждениеләрендәге электрүткәргечләрнең, электр җиһазларының төзеклеген тикшерергә күрсәтмә бирде. Шәһәрдәге фонтаннарның да насос станцияләре тикшереләчәк. Җәйге каникулга таралышыр алдыннан балалар белән бу темага сөйләшү уздыру зарур. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов тиешле службаларга кичекмәстән тикшерү эшен башлап җибәрергә әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250