Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә егетләрне армиягә озатырга генерал-майор Сергей Погодин үзе килде [+ФОТОЛАР]

Армиягә каралучыларны хәрби хезмәткә тантаналы шартларда озату буенча күркәм традиция дәвам итә.

“Нефтьче” Мәдәният сараенда алма төшәрлек тә урын юк иде: ветераннар, җитәкчеләр,әти-әниләр, яшьләр, кадетлар һәм башкалар. Бүген илнең хәрби частьларында 400дән артык әлмәтле хәрби бурычларын үти. Алар хакында яхшы хәбәрләр генә ирешә. Район башлыгы Айрат Хәйруллин язгы чакырылыш башлануын, 205 егетнең армиягә барырга тиешлеген искәртте. Ул Әлмәтнең 4 хәрби часть белән тыгыз элемтәдә торуын билгеләп үтте. 
– Хәрби хезмәт узу – ул ир-атларның бурычы, аңа алдан ук әзерләнергә кирәк. Үзеңнең Ватаныңны, йортыңны саклый, яклый белергә кирәк. Районда хәрби-патриотик тәрбия бирү эшен тагын да көчәйтәчәкбез. Зона буенча хәрби-патриотик үзәк төзү буенча эшне башлап җибәрәбез, – диде район башлыгы. 
Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен 1943 елның 3 августында ук чыгарылган приказ нигезендә Әхмәт Мөлеков “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнергә тиеш булган. Сугыш каһарманы медальне күрә алмыйча 1943 елгың 22 августында госпитальдә һәлак була. Айрат Хәйруллин медальгә таныклыкны аның кызы Миңнури Салаховага тапшырды. Лаеклы егет тәрбияләгәннәре өчен Марат Гарифуллинның әти-әнисе Саратовтагы хәрби часть командирының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Марат Шәвәлиев тә үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән. де. Аның әти-әниләренә дә Рәхмәт хаты тапшырылды. 
Генерал-майор Сергей Погодин егетләргә армия хезмәтендә хәерле юл теләп, киңәшләрен җиткерде. Ул хәрби-патриотик эшне югарылыкта алып барганы өчен район башлыгы Айрат Хәйруллинга хәрби комиссариатларга 100 ел уңаеннан чыгарылган медаль тапшырды. 
Сәхнәгә Ульяновск, Иваново хәрби частьларыннан килгән командир урынбасарлары да күтәрелде. Алар да Рәхмәт хатлары белән килгән. 
Әти-әниләр, армиягә каралучылар исеменнән чыгыш ясаучылар киләчәктә дә Әлмәт исеменә тап төшерелмәячәгенә ышандырдылар. Үзешчәннәребез егетләргә, кунакларга концерт бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса