Әлмәттә дуатлон буенча район беренчелеге һәм чемпионаты узды (+ФОТОЛАР)
Бүген Әлмәттә Россия һәм илнең триатлон федерациясе кубокларына, район беренчелегенә триатлон буенча ярышлар башланды.
Әлмәттә мондый ярышның бер тапкыр да уздырылганы юк иде әле. Башта район беренчелегенә триатлонның дуатлон дисциплинасы буенча ярышлар үтте. Дистанциягә зурлар да, укучылар да, хатын-кызлар да басты. Исеменнән үк аңлашылганча, спортның әлеге төре үз эченә өч төрле узышны алган: йөгерү+велосипедта узышу+йөгерү. Дистанцияне ташлаучылар булмады. Район беренчелегендә Диләрә Шәйхетдинова һәм Илнур Ахунҗанов беренче булдылар. Район чемпионы булып Наталья Батаева һәм Иван Егоров танылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа