Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә чираттагы машина кую урыны ачылды

Әлмәттә юлларга булган транспорт йөкләнешен киметү буенча максатчан эш алып барыла. Юлларны киңәйтү, аларга реконструкция уздыру, машина кую урыннары булдыру - моның ачык дәлиле. Менә бүген дә калабызда "Панорама" күңел ачу-сәүдә үзәге янында ике яруслы машина кую урыны ачылды.

Әлеге машина кую урыны нефтьчеләрнең чираттагы бүләге булды. 300 машинага исәпләнгән бу урын "Панорама"га, "Нефтьче" Мәдәният сараена һәм шушы тирәдәге башка объектларга килүчеләргә транспортларын ышанычлы урында калдырып торырга мөмкинлек бирәчәк. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, ул һәркем өчен бушлай. Төзелешнең генераль подрядчигы - "УК "Главнефтегазстройсервис" ҖЧҖ, куратор - "Елховнефть" идарәсе, подряд оешмасы - "АРСУ" ҖЧҖ. Уртак тырышлык белән дүрт ай эчендә менә шушындый сыйфатлы һәм кирәкле машина кую урыны пәйда булды.

Тантанада ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров, район башлыгы Мәҗит Салихов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты һәм чыгыш ясады. Бу турыдагы тулырак мәгълүматны газетабызның 14 ноябрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250