Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә бүген авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде (+ФОТОЛАР)

Бүген Әлмәттә авыл хуҗалыгы әйберләре ярминкәсе башланды. Әле сәгать телләре сәгать сигезгә дә якынлашмаган иде, халык инде ярминкә узачак үзәк базарга җыелырга өлгергән.

Сыер итен "Чулпан" хуҗалыгы белән Токарликов исемендәге җәмгыять алып килгән. Берсендә килосы 300, икенчесендә 270 сум иде. Әлмәтлеләр бик теләп алдылар, бәяләрнең югары булмавын әйттеләр. "Чулпан"ның арпа-бодаен да бик тиз алып бетерделәр, хәтта заказ да бирделәр Арпаның центнеры 600, бодайныкы 700, фураж оныныкы 750 сумнан сатылды. Бәрәңгене каян гына алып килмәгәннәр. Сарман, Актаныш, Алексеевск, Ютазы һәм башка район хуҗалыклары да Әлмәт ярминкәсендә катнашты. Бәяләр төрлечә иде. Бәрәңгене 17 сумнан да, 20 дән сатучылар да булды. Башлы суган 15, 18 һәм 20, кишер 20 һәм 25, кәбестә 7, алмалар 65, балның өч литры 1350 һәм 1500 сумнан сатылды. Җиләкләр дә игътибарны җәлеп итте. Алары килосы 250 сумнан иде. Агач үсентеләре дә куелган иде ярминкәгә. Район үзешчәннәре ярминкәгә килүчеләргә концерт тәкъдим итте. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, өлкәннәргә бу юлы да ярдәм булды. Волонтерлар капчык-капчык бәрәңге, суганнарны социаль машинага ташып, өйгә илтеп куюга кадәр булышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса