Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Әлмәтнефть"кә – 60!

27 августта "Татнефть" ААҖнең алдынгы бүлекчәсенең берсе исәпләнгән "Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсе тантаналы шартларда предприятиенең 60 еллыгын билгеләп үтте. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов һәм башкалар катнашты.

"Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсенең данлы тарихка ия коллективы бу көнне бик күп котлаулар кабул итте. Иң беренче булып "Әлмәтнефть"леләрне Татарстан Президенты тәбрик итте. "Әлмәтнефть" идарәсе Татарстанда 3 миллиард тонна табылуга үзеннән зур өлеш кертте, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу чор эчендә коллектив 600 миллион тоннадан артык нефть чыгарды. Сезнең белән Әлмәт тә үсте һәм нефтьчеләр башкаласына әйләнде. Сез нефть чыгаруны заманча технологияләр кулланып, нәтиҗәләргә ирешеп башкаручы, данлы тарихлы, күркәм традицияле коллектив. Кыска срокларда, 1958 елда ук идарә нефть чыгару дәрәҗәсе буенча илдә беренче урынга чыкты. 1959 елда Татарстан нефтьчеләре арасында беренче булып мастер Вәли Корбанов Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды". Котлау чыгышында республика башлыгы әнә шулай идарә тарихының елъязмасына алтын хәрефләр белән уелып калган вакыйгаларны билгеләп үтте. 1971 елда "Әлмәтнефть" илнең иң югары бүләге - Ленин ордены белән бүләкләнә. "Сез илнең нефть-газ чыгару идарәләре арасында шушындый зур бүләк белән билгеләп үтелгән бердәнбер коллектив булып каласыз", - диде Рөстәм Нургалиевич. Чыгышта "Әлмәтнефть"нең рационализатор эше буенча да әйдәп баручылардан булуы, аның инновацион идарәләрдән саналуы, бүген компаниядә җитәкчелек вазифасында идарәнең хезмәт мәктәбен узучыларның күплеге дә ассызыкланды, яңа буынның бүген республиканың кара алтын табучылар елъязмасына үз казанышларын язуы һәм башкалар ассызыкланды. Рөстәм Миңнеханов "Әлмәтнефть" коллективын ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Ул шулай ук фидакарьләргә II дәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" медален тапшырды. "РФнең нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре" исемен алучылар, "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" ордены, "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә һәм башка бүләкләргә ия булучылар да Президент кулыннан бүләкләр алды.

"Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов идарәнең бүген дә илнең нефть тармагында иң яхшысы булып саналуын, Татарстанда табылган нефтьнең биштән бер өлешенең "Әлмәтнефть"кә туры килүен җиткерде. "Әлмәтнефть" төрле сынаулар полигоны булды. Юкка гына идарәгә федераль билгеләнештәге объектларны ышанып тапшырмыйлар", - диде баш нефтьче идарәнең уңышларын билгеләп үтеп. 60 еллык тарихка ия идарә төбәкне үстерү буенча да компаниянең стратегиясен уңышлы тормышка ашыра. Һәркемнең яраткан урынына әйләнгән шәһәр паркы, шарлавыклы буалар һәм башка бик күпләр "Әлмәтнефть"леләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Идарәнең төп байлыгы - кешеләр. Бүген биредә 523 хезмәт династиясе эшли. Аларның гомуми эш стажы 50 мең ел тәшкил итә. Шәфәгать Фәхразович котлауларын җиткереп, "Юность" ял һәм сәламәтләндерү лагерена һәм спорткомплекска җиһазлар алу өчен 10 миллион сумга сертификат тапшырды.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов "Әлмәтнефть" идарәсенең шәһәр үсешенә зур өлеш кертүен әйтеп, аларга зур рәхмәтен белдерде. Ул да бүләкләр белән килгән. Район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары тапшырылды.

Идарә начальнигы Миргазиян Таҗиев зур бәя биргәннәре өчен, бүләкләр өчен зур рәхмәтен җиткерде.

Чыгышлар республиканың танылган артистлары чыгышлары белән үрелеп барды. "Әлмәтнефть"леләргә бу көнне Резеда Галимова, Илсаф, Зәйнәп Фәрхетдинова, Түбән Каманың "Нардуган" бию ансамбле иң матур җырларын бүләк итте.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250