Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтнең туган якны өйрәнү музеенда “Бүләк итү көннәре” акциясе дәвам итә

13 февральдә Әлмәтнең туган якны өйрәнү музеенда "Бүләк итү көннәре" акциясенә старт бирелгән иде.

Ул шәһәрнең 60, Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан оештырылды. Бу көннәрдә һәр кеше, узган еллардагыча, музейга "тарих эзләрен" саклаган әйберләрен тапшыра ала. Быел беренче тапкыр җиңүчеләр иң үзенчәлекле предмет "Эксклюзив", эшләнү вакыты иртә чор белән билгеләнгәне "Иң борынгы", кызык тарихлы бүләк "Предмет-легенда", тормышның аерым бер өлешен тасвирлаганы "Дәвер предметы" һәм музейга иң алдан китерелгән әйбер "Иң беренче" кебек номинацияләрдә билгеләп үтеләчәк.

Шушы көннәрдә "Иң беренче" номинациясендә җиңүче дә билгеле булды. Ул музейга китап бүләк иткән Владимир Валерьевич Таранов(1983 елда туган ).

Музей хезмәткәрләре өч миллиард экспонатны җыюга старт бирелде дип саныйлар. Акция 20 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250