Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтнең перинаталь үзәкле балалар хастаханәсе ишегалдында балалар уен мәйданчыгы ачылды [+ фото]

Яхшы кәеф нинди төстә? Әлеге сорауга Әлмәттә нәниләргә кечкенә парк "төзүчеләр" ул, һичшиксез, кызгылт-сары төстә дип җавап бирә. Түгәрәк, тәмле, витаминлы әфлисун төсендә.

Көнчыгышта, мисал өчен, кызгылт-сары төсне кояш төсе, диләр. Баеп баручы кояш, шәфәкъ нәкъ шундый төстә. Психологлар исә әфлисун төсе эмоцияләрне йөгәнли, үзбәяңне арттыра, кәефне күтәрә, менә дигән антидепрессант дигән фикердә. Киемендә кызгылт-сары төс яратучылар тирә-юньдәгеләргә мәрхәмәтле, кешелекле, башкаларга ярдәм итәргә ашкынып торучылар икән.

Ә дизайнерлар аның турында актив төсләр спектрының иң "җылысы" дип саный. Шуңа күрә аны төньякта һәм яңгырлы төбәкләрдә декоратив бизәү өчен отышлы дип бәялиләр. Әфлисун төсе энергия һәм яшьлек төсе дә икән. Димәк, паркның исемен дә, җисемен дә очраклы сайламаганнар.

Перинаталь үзәкле балалар хастаханәсе ишегалды хәзер әкият дөньясын хәтерләтә. "Баулюкс" компаниясе хастаханә каршындагы мәйданны чистартып, чәчәкләр утыртып, балалар уен мәйданчыгы корган. Яңгырдан, кояштан качар өчен чатыр (беседка) да бар. Хастаханәдә дәваланучылар хәзер төрле процедуралар арасында көнен биредә ял итеп, уйнап уздыра ала. Убырлы Карчык йорты, Емеля миче, серле кое кебек әкияти атрибутлар, әфлисунлы "теләкләр агачы" паркка тагын серлелек тә өсти әле. Бу - иганәчеләрнең балаларга шәһәрнең 60 еллыгы уңаеннан бүләге.

- Чын йөрәктән... Җаваплылык бер гаилә кысалары белән генә чикләнмәскә тиеш, - ди компанияне гамәлгә куючы Ирина Хөснетдинова. Мәгълүм ки, аларның хәйрия гамәлләре моның белән генә чикләнми. 3 ел элек 10 кечкенә әлмәтле ишетү аппаратларына ия булган иде. Моннан тыш, аларның ДРКБда хастаханә клоуннары, танылган язучылар белән әдәби очрашулар кебек акцияләре аша балаларны күп укырга, гыйлемгә омтылырга өндәүләре турында ишетеп беләбез.

Паркны ачу тантанасында башкарма хакимият вәкилләре, балалар һәм ата-аналар, табиблар катнашты. Болай да сөенечле вакыйгага Убырлы Карчык, Василиса, Емеля, галим-песи кебек әкият персонажлары катнашында театральләштерелгән тамаша да өстәлде. Геройлар нәни әлмәтлеләрне тылсымлы әйберләр ясарга да өйрәтте әле. Батыр йөрәклеләре убырлы көрәгенә утырып, мичендә "тәгәрәп" тә чыкты.

Бәйрәмнән беркем дә - балалар да, әниләре дә, табиблар да, хәтта түрәләр дә тиз генә таралышырга теләмәде: могҗизадан әсәренгән балалар белән һәммәсе оештыручылар бүләк иткән ак шарларга теләкләрен язып күккә очырды.

Ләйләгөл Минаева

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250