Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтнең «капкасы» үзгәрәчәк

«Татнефть» компаниясе Әлмәтнең йөзен заманчарак итәргә, кешеләргә яшәү өчен тагын да яхшырак шартлар тудырырга тырыша. Шушы максат белән нефтьчеләр башкаласына стрит-артны үстерү һәм тикшеренү институтыннан белгечләр чакырылды. «Шәһәр-гөлбакча» пилот проекты өч зур шәһәр объекты һәм шәһәрнең заманча скульптуралары белән эшләүне үз эченә ала.

Эксперт советына «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть»нең матбугат хезмәте җитәкчесе Нурия Вәлиева, шулай ук Россиянең һәм Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсе вәкилләре, паблик-арт өлкәсендә халыкара белгечләр керде.
Быел җәй дәвамында Россия һәм чит ил рәссамнары көче белән Ленин урамы, 75 «B» адресы буенча гараж бинасы, Нефтьчеләр һәм Гафиятуллин урамнарында АПТС котельныйлары резервуарлары һәм Бигәш урамы, 123 биналары - Яр Чаллы ягыннан үзенчәлекле «капка» йөзен үзгәртәчәк.
10 июньдә кичке алтыда «Юбилейный» Спорт сарае янында «Нарисованный город» мастер-классы һәм шәһәрдә яшәүчеләр белән урам сәнгате хакында формаль булмаган диалог үтәчәк. Аны стрит-артны үстерү һәм тикшеренү институтын гамәлгә куючы Михаил Астахов үткәрәчәк. Чарада шулай ук урам рәссамы, шәһәрне тикшеренүче һәм дизайнер Михаил Перов та катнаша. Әлмәтлеләргә граффити стилендә рәсем ясап карау мөмкинлеге тудырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса