Әлмәтнең 2 яшьлек баласы республикада җиңү яулаган
10 сентябрь көнне Казанның "Крылья Советов" паркында балалар өчен оештырылган "Обгоняй-ка!" дип исемләнгән велосипед ярышлары булып узды.
Үз көчләрен сынап карау максатыннан яшь спортчылар Россиянең төрле почмагыннан җыелган. Әлмәтнең 41, 46, 48 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче һәм 2 нче лицейның 2-8 яшьләрдәге 6 укучысы шәһәребез данын яклап катнашты.
Балаларны һава торышының салкын булуы да туктатмаган. Ярыш ахырында җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләргә лаек булган, ә һәр катнашучы онытылмас тәэсирләр алган.
Нәтиҗәләр буенча, Әлмәттән 2014 һәм 2015 елгылар арасында Иван Овечкин белән Елизавета Кисилева җиңүчеләр булып танылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа