Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләрнең зарларын тыңлыйлар [+ФОТОЛАР]

Авылларда һәм һәм шәһәрдә территориаль иҗтимагый советларда җыеннар бара. 17 нче территориаль иҗтимагый совет узган ел башкарылган эшчәнлеккә сишәмбе көнне исәп-хисап тотты һәм быелга планнары белән уртаклашты.

17 нче ТОСка караган йортларда яшәүчеләр белән очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин, 8 нче бер мандатлы Радищев округы депутаты, «АЛНАС» ҖЧҖ баш инженеры Илдар Хәйруллин, төрле служба җитәкчеләре килгән иде. Җыенны ачып, Олег Шабалин шәһәр һәм район күрсәткечләре, яңалыклар белән таныштырды. 
17 нче ТОС иң эреләрдән санала. Территориядә 82 күпфатирлы йорт урнашкан. Барлыгы 13 меңгә якын кеше яши. Баш предприятие «АЛНАС» территорияне төзекләндерүгә ел саен саллы сумма бүлеп бирә. Соңгы 3 елда гына да квартал эчләре юлларын, тротуарларга асфальт җәюгә, шефлыктагы 65 нче балалар бакчасы белән 13 нче мәктәпкә ремонт белән ярдәмгә, микрорайонны яшелләндерүгә һәм чисталыкта тотуга 4 миллион сумнан артык акча тотылган. Әле моңа стадион һәм футбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе үсешенә ярдәмне дә өстәсәң, дистәләгән миллион сум килеп чыга. 
– Ел саен яз аенда без микрорайоны комиссия белән карап чыгабыз, кайсы юлны алдан ремонтларга кирәклеген билгелибез, агымдагы елга план төзибез, – диде 17 нче ТОС мөдире Татьяна Лахмытко. 
Әлбәттә, йортта яшәүчеләрнең дә үтенечләре игътибарга алына. Узган җыенда күтәрелгән сорауларнең берсе дә читтә калмаган. Илдар Хәйруллин очрашуда аларның үтәлеше буенча исәп-хисап тотты. Балалар мәйданчыклары да урнаштырылган, Толстой урамындагы, 8 нче йорт каршында машина кую урыны киңәйтелгән һәм башкалар. 
Предприятие территориядә урнашкан мәгариф учреждениеләренең гозерләрен үтәп бара. 13 нче мәктәп кабинетларына ремонт үткәрелә, хәйриячелек тә күрсәтелә. 65 нче «Ивушка» балалар бакчасы да «АЛНАС»ның ярдәмен тоеп яши. «Ротор» яшүсмерләр клубы да шефларына рәхмәтле. Балалар катнашында үткәрелә торган барлык күңел ачу-бәйрәм чараларына завод иганәчелек итә. ТОС бинасында яшүсмерләр клубыннан тыш участковый кабинеты да бар. Аларны һәммәсен җиһазлар белән предприятие тәэмин иткән. Бүләкләрне санап бетерерлек түгел. Инвалид сабыйларга, аз тәэмин ителгән гаилә балаларына бәйрәмнәр уңаеннан, мәктәпкә җыенганда ярдәм күрсәтелә. Территориядә эш урыннары булмаган 53 өлкән яши. Баш предприятие аларны да үз канаты астына алган. «АЛНАС» ҖЧҖ тарафыннан 2017 елда 17 нче ТОС территориясен төзекләндерүгә 400 мең, 13 нче мәктәптә кабинетларны ремонтлауга 500 мең, 65 нче балалар бакчасына 403 мең, барлыгы 1303000 сум акча тотылган. 
Шәһәр белән бергә 17 нче ТОС территориясендә дә яхшы шартлар тудырыла бара. «Яраткан ишегалдым» программасы буенча 7 уен, 1 спорт мәйданчыгы кайтарылган. 30 лап торак йортка капиталь ремонт үткәрелгән. Күркәм эшнең нәтиҗәсе шундый: 17 нче ТОС 2017 елда республиканың иң яхшы территориаль иҗтимагый советы бәйгесендә җиңүче булып танылган. 
Шунысын искәртәсе килә, җыенда күтәрелүче сораулар елдан-ел кими бара. Кайбер урам юлларын ремонтлау быелгы исемлеккә кертелгән. Халыкны подъездларга куелучы видеокүзәтүләргә контроль булу-булмау кызыксындырды. Пушкин урамындагы 31 нче йортның соңгы подьездында домофон эшләми, ут белән өзеклек бул икән. Боларның барысына да урында ук җавап бирелде. Шулай ук баш предприятиегә уңайлыклар тудырганы, ярдәме өчен рәхмәт сүзләре дә яңгырады. Азактан нәшатлыларга район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса