Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләрне тикшерделәр [+ФОТОЛАР]

Әлмәт белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре яңа уку елына әзерлек һәм иң яхшы ясалган капиталь ремонт буенча республика смотр-бәйгесендә катнаша. Республика комиссиясе сишәмбе безгә дә килде.

Мәгариф учреждениеләре арасындагы әлеге бәйге дүшәмбе башланды. Аның беренче этабын 21 еннән 24 августка кадәр үткәрү каралган иде. Смотр-бәйгедә барлык уку йортлары да катнашмый. Жюри аларны жирәбә белән сайлап ала. Һәр муниципаль районнан берәр мәктәп, өстәмә һәм һөнәри белем бирү учреждениесе, агымдагы елда капиталь ремонт уздырылган балалар бакчасына катнашу рөхсәт ителә.
- Бездә жирәбә буенча смотр-бәйгедә катнашу хокукын 25 нче мәктәп, 24 нче балалар бакчасы, музыка көллияте, балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәге, районнан Рус Акташы мәктәбе яулады, - диде мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Сирена Җиһаншина. - Һәрберсе дә бәйге нигезләмәсенә һәм таләпләргә туры килә торганнардан. Мәгариф эшчәнлегенә лицензиясе һәм аккредитациясе булмаган, 2014-2016 еллардагы бәйгеләрдә җиңү яулаган учреждениеләр анда катнаштырылмый.
Муниципаль берәмлекләр тугыз зонага бүленгән һәм шул рәвешчә тугыз комиссия төзелгән. Әлмәт Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Лениногорск төбәкләре белән алтынчы төркемгә кертелгән. Республикадан килгән жюри составында Дәүләт Советы депутатлары, республиканың иҗтимагый палата әгъзалары, Мәгариф һәм фән министрлыгы, төрле район-шәһәрләрдән вәкилләр иде. Алар жирәбәгә чыккан барлык учреждениләрдә булдылар, эшчәнлекләре белән кызыксындылар, кабинетларны, спорт залларын, һәркем куллана алырлык тирәлекне, бина территорияләрен карадылар, документларны тикшерделәр. Шәһәр буенча без, журналистлар да алар белән йөрдек.
Смотр-бәйгенең максаты мәгариф оешмаларының яңа уку елына әзерлек дәрәҗәсен билгеләү, капиталь ремонт сыйфатын бәяләү, башкарылган эш актларының вакытында тапшырылуына ирешүдән гыйбарәт. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлеше, бинаның техник һәм санитар, медицина һәм технология кабинетлары, фән лабораторияләре, ашханә, территория торышы - һәммәсе дә игътибарга алына. Тулаем алганда бәя 15 критерий буенча бирелә.
- Без шәһәр мәктәпләрен дә, авылныкыларны да карыйбыз, - диде Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе, әлеге төркем җитәкчесе Светлана Захарова. - Әлмәттә караган шәһәр учреждениеләре уңай фикер калдырды. Яңа уку елына яхшы әзерләнгәннәр. Уку процессына ныклап әзерләнү белән беррәттән балаларның сәламәтлеген кайгырту да мөһим. Физик мөмкинлеге чикләнгән бала да коляскада килә алудан тыш, ул белем-тәрбиянең барлык төрлесен дә, ягъни өстәмәсен дә ала алырга тиеш.
Искәртелгәнчә, бу әле беренче этап кына. Финал 28-29 августта булачак. Әлмәт мәгариф учреждениләре быел җиңүгә өмет итә аламы?
- Җиңүгә өмет һәрвакыт бар. Жюри әгъзаларының һәрберсе үз фикерен әйтәчәк. Аннан уртача балл чыгарыла. Финалга узган очракта комиссия тагын бу объектларга киләчәк әле. Нәтиҗә жюриның эксперт бәяләмәсе буенча ясала, - Светлана Захарованың җавабы әнә шундый булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса