Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләрне премьер-министр үзе котлады

Әлмәттә Ватанны саклаучылар көне 21 февральдә билгеләп үтелде. Илебез сагында торган, тыныч тормыш турында кайгыртучы асыл ир-атларыбызны бәйрәм белән котларга Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та килгән иде.

Ватанны саклаучылар дигәч иң беренче булып күз алдына Бөек Ватан сугышында илебезне фашист илбасарлары тырнагына бирмәс өчен гомерләре белән исәпләшмичә дошманга каршы күтәрелгән батырлар килә. Әлмәт районыннан фронтка 19 меңгә якын кеше китә, аларның яртысы туган якларына әйләнеп кайтмый, яу кырында мәңгегә ятып кала. Якташларыбыз М.Ә.Әхмәдуллин һәм Н.Е.Токарликовка Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Тантанада Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчелеге исеменнән бүген ветераннарга, һәлак булганнарның гаиләләренә һәръяклы ярдәм күрсәткәннәре өчен республика җитәкчелегенә, предприятиеләргә, аеруча нефтьчеләргә рәхмәт җиткерелде. Федераль программа нигезендә шәһәр һәм районның 272 ветераны үзләренең торак шартларын яхшыртты. Шушы көннәрдә тагын 16 ветеран яңа фатирлар белән тәэмин ителәчәк.
1 меңнән артык егетебез әфган һәм чечен сугышын кичте. Аларның 85е дәүләтнең югары бүләкләренә лаек булды. Хәзерге буын да Ватан алдындагы хәрби бурычларын илебезнең төрле почмакларында намус белән үти. Әлмәт муниципаль районы хәрби комиссариаты менә ничә ел рәттән инде яшьләрне армия хезмәтенә әзерләүдә һәм чакыруда республикада иң яхшылардан исәпләнә. Бүген 700 дән артык егетебез армия хезмәтендә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Президенты, Дәүләт Советы һәм хөкүмәтебез исеменнән теләкләрен җиткереп, 23 февральнең үзгә бәйрәм - көчлеләр һәм батырлар бәйрәме булуын ассызыклады, Бөек Ватан сугышы ветераннарының, "кайнар нокта"ларда катнашучыларның бүген дә алгы сафта булуын, җәмәгать эшендә актив катнашуларын, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур тырышлык куюларын билгеләп үтте. "Хәрби һөнәр вәкилләрен лаеклы тормыш белән тәэмин итү дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган төп кайгыртучанлыкның берсе. Ветераннарның, хәрбиләрнең тормыш һәм матди шартларын яхшырту өчен күп төрле программалар эшли, чаралар күрелә", - диде Премьер-министр. Мисал өчен, республикада 15 меңнән артык ветеран яңа торак алган.
Илдар Халиков республика уңышлары белән дә таныштырып үтте. Билгеләп үтелгәнчә, узган ел Татарстанда беренче тапкыр халыкның табигый үсешенә ирешелгән. Тулай төбәк продукты 1 триллион 250 миллиард сумлык булган. Традицион рәвештә Әлмәт төбәге сәнәгате дә югары нәтиҗәләргә ирешә. 2011 ел йомгаклары буенча уздырылган рейтингта Әлмәт муниципаль районы күп күрсәткеч буенча беренче урында. Сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләүгә 8 миллиард сум акча җибәрелгән. Республикадагы 3 югары технологик үзәкнең берсе - Әлмәттә. Узган ел мәгариф үсешенә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да зур игътибар бирелде. "Бәләкәч" программасы буенча гына да республикада 12 мең яңа урын пәйда булды. Торак йортларга капиталь ремонт ясау да актив бара. Икенче ел инде авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту дәвам итә.
- Бюджет акчасына гына программаларны тормышка ашырып булмас иде, - диде Илдар Халиков. - Бюджетны тулыландыручы предприятиеләрдән башка авыр булыр иде. "Татнефть" ААҖ аерым урын алып тора. Компаниягә, шәхсән аның генераль директоры Ш.Ф.Тәхаветдиновка зур рәхмәт.
Әлмәтлеләрне бәйрәм белән, бу көннәрдә чираттагы ялда булуына карамастан, башкарма комитет җитәкчесе М.Х.Салихов та кайнар котлады.
Тантанада районда алып барылган хәрби-патриотик эш өчен Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчелегенә Һава-десант гаскәрләре командующие генерал-лейтенант В.Шамановның Рәхмәт хаты тапшырылды. Ульяновскида хезмәт итүче якташларыбызның әти-әниләренә дә асыл егетләр тәрбияләгән өчен Рәхмәт хатлары алу куанычлы булды. Ә үзешчәннәр бәйрәм бүләге итеп Ватанны саклаучыларга иң матур җырларын бүләк итте.

И.Апачаева.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250