Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр Ураза бәйрәмен шәһәр паркында бәйрәм итте [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә Ураза гаете иртәнге намаз белән мәчетләрдә башланып китеп, төштән соң үзәк паркка күчте.

Биредә ел саен шәһәр һәм район мөхтәсибәте олылар һәм балалар өчен тамаша әзерләп, бөтен халыкны бәйрәм иттерә. Быел да әлмәтлеләр күпләп килгән идее. Аларны әйләнә-тирәгә таралган хуш исле пылау белән каршы алдылар.
Мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов әлмәтлеләргә һәм калабыз кунакларына күтәренке кәеф, киләчәк көннәргә иминлек, хәерле тормышлар, матур гамәлләр һәм гыйбадәтләр кылып, эшләгән гамәлләрнең савабын күреп яшәргә насыйп итүен теләде.
Ураза бәйрәме бүләкләргә бай булды. Парк сәхнәсе дә буш тормады. Корьән сүрәләре, хәдисләр уку буенча да, башка төрле бәйгеләр дә оештырылды. Бәйрәм коймагыннан авыз итү мөмкинлеге дә тудырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса