Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр Татарстан көнен бәйрәм итте

Бөтен халык дулкынланып көтеп алган Татарстан Республикасы көнен бүген әлмәтлеләр шәһәр паркында зурлап уздырды.

Тантаналы бәйрәмгә җыелучыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин сәламләде һәм котлау сүзләрен ирештерде. Үз чыгышында ул Татарстан Республикасы Президенты, хөкүмәт һәм "Татнефть" компаниясенең шәһәр һәм район халкы тормышының матди хәлен яхшыртуга зур өлеш кертүләрен билгеләде. Моннан тыш, башлык берничә көннән төзекләндерелгән 6 балалар бакчасының, капиталь ремонт ясалган һәм заманча шартлар тудырылган балалар хастаханәсенең файдалануга тапшырылачагын җиткерде. Яшүсмерләргә 9 нчы сыйныфтан соң белем һәм лаеклы хезмәт хакы алырга мөмкинлек бирүче "Киләчәк Татарстан көллияте" дә үз ишекләрен ачачак.

Бәйрәмдә төбәгебездә тынычлык, татулык һәм яхшы тормыш шартлары булдыруга бар көчләрен куйган хезмәт ияләре, җәмәгать эшлеклеләре дәүләт бүләкләренә лаек булды.
Әлмәтлеләргә ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, "Татнефть" ААҖ профсоюз комитеты рәисе Андрей Зимин да изге теләкләрен җиткерде.


Бәйрәм хөрмәтенә районда яшәүче төрле милләт вәкилләре мул өстәлләр әзерләп, милли ризыклар белән паркка килүчеләрне кунак итте. Шулай ук иҗат һәм сәнгать эшләреннән торган күргәзмәләр дә соклану уятты. Үзешчән артистларыбыз исә җыр-моңнарын бүләк итте. Бәйрәм кичке 7 дә татар эстрадасы йолдызы Зәйнәб Фәрхетдинова концерты белән дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса